муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
Телефон: | +7(84371) 533-08 |
E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 591 учащихся |
У нас учат: | 45 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Триместр нәтиҗәләре 12.12.2014
5 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары арасында I нче триместр буенча нәтиҗәләр ясалды. Уңышлар һәм II триместрда эшләнәсе эшләр билгеле. “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлаган укучылар бүләкләнде, аларның фотоларын сайтта күреп булачак.
-
"Электромагнит дулкыннар" темасына ачык дәрес 11.12.2014
11 нче декабрьдә физика фәненнән "Электромагнит дулкыннар" темасына ачык дәрес үтте. Дәресне яшь белгеч Салаватова Л.Л алып барды. 11 нче сыйныф укучылары мөстәкыйль рәвештә дә, төркемнәрдә дә эшләде. Электрон ресурслар актив кулланылды. Дәрес һәркемгә ошады.
-
Иҗат итү көне. 09.12.2014
9 нчы декабрьдә 1-4 сыйныфларда фортепьянодан контроль дәресләр үтте. Хисамова З.М. ( концертмейстер 1нче категория), комиссия членнары Мөхәммәдиева Л.Б. (музыка укытучысы), Заболотских Л.Р. (педагог-психолог). Тыңлаучылар да, катнашучылар да онытылмаслык тәэсирләр алды.
-
2Б сыйныфы укучылары әти-әниләре белән берлектә Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. 04.12.2014
-
2,3 нче декабрь көннәрендә, гимназия күләмендә семинар үткәрелде. 02.12.2014
2,3 нче декабрь көннәрендә, гимназия күләмендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен “Төп белем бирү программасын чынга ашыруда, уку һәм сыйныфтан тыш эшчәнлекнең төрле формаларында универсаль уку эшчәнлекләрен камилләштерү” темасына республикакүләм семинар үткәрелде. Ике көн дәвамында гимназия укытучылары килгән кунаклар белән үз тәҗрибәсен уртаклашты.
-
2 нче декабрь көнне, гимназиядә, ата-аналар җыелышы үткәрелде.
02.12.2014
2 нче декабрь көнне, гимназиядә, ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта мәктәп директоры Чибинова Н.Ш. ата-аналарны еллык хисап эше белән таныштырды, мәктәптәге яңалыклар, сайт эшчәнлеге турында сөйләде. Чарада Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров һәм Мәгариф идарәсе вәкилләре, Яшел Үзән шәһәр һәм районының баш мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин катнашты. Ата-аналар кызыксындырган сорауларына җавап алды.
-
Рус теленнән олимпиада
28.11.2014
25 нче ноябрьдә, рус мәктәпләре арасында, муниципаль күләмдә рус теленнән олимпиада үткәрелде. 8 нче А сыйныфы укучысы Кәримова Әминә олимпиадада призер булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз!
-
10-11 нче сыйныф укучылары Саратов шәһәреннән килгән Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре белән очрашты. 28.11.2014
-
“Зур биюләр” бәйгесе 28.11.2014
Гимназия сәхнәсендә булачак биюче - йолдызлар “Зур биюләр” бәйгесендә катнашты. Бүген ярыш 5-7 нче сыйныф укучылары арасында булып үтте. Тема: татар милли көйләре яисә татар эстрадасы музыкасы иде. Нәтиҗәдә III нче урынны 7 нче А сыйныфы, 6 нчы Б сыйныфы, II нче урында 5 нче А сыйныфы һәм 5 нче Б сыйныфы, ә I нче урынны 6 нчы А сыйныфы яулады. Котлыйбыз!!!
-
Әниләр көне 27.11.2014
Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашкан кеше ул – Әни. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
27 нче ноябрь – Әниләр көне. Бүген, гимназия кадерле әниләребезне һәм дәү әниләребезне кабул итте. Укучылар кулдан эшләнгән бүләкләрен, котлау сүзләрен, рәхмәтләрен бәйрәм концерты аша җиткерде.