Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Террорга каршы өйрәнүләр
06.09.2023
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан мәктәбебездә өйрәнүләр оештырылды.
Террорчылык акты яный дигән мәгълүмат чыгу белән, тиешле хәрәкәтләр башкарылды. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр мәктәп бинасыннан чыктылар. Эвакуация эшләре тиз арада, билгеләнгән кагыйдәләргә туры китереп ясалды.
-
“Тормыш тамчысы” акциясе 06.09.2023
Безнең мәктәп укучылары ел саен терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә уздырыла торган “Тормыш тамчысы” акциясендә катнашалар. Бу дата рәсми рәвештә 2004 елда Бесланда булган фаҗигале вакыйгалардан соң булдырылган. Ул вакытта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак була, аларның күбесе балалар. “Тормыш тамчысы” террорчылыкның барлык корбаннарын искә алырга чакыра, өч көн дәвамында, тоткынлыкта булганда, алар бер тамчы су да эчә алмаганнар.
Акция барышында мәктәбебез укучыларының һәрберсе, сулы касәдән кулларына бераз су җыеп, гаепсез һәлак булганнарның якты истәлегенә гөлләргә су сипте.
-
Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне 04.09.2023
Бүген мәктәптә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар узды.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачы хисләр белән искә ала. Чарада укучыларга терроризмның нәрсә икәне, аның нәтиҗәләре, Бесландагы фаҗига һәм соңгы ун елда булган терактлар турында сөйләнде. Балалар террорчылык турында үз фикерләрен белдерделәр, экстремаль ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында таныштылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Белем көне. 04.09.2023
Быелгы уку елында да “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү” дәрестән тыш эшчәнлек циклы дәвам итә. Бүген ул Белем көненә багышланды. Сыйныф җитәкчеләре балалар белән хәзерге дөньяда белемнең мөһимлеге, җәмгыять тормышындагы роле, кеше уңышында әһәмияте турында фикер алыштылар.
-
Белем бәйрәме 01.09.2023
1 нче сентябрь – һәркем өчен кадерле, күңелгә якын бәйрәм. Чөнки балачакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. Бүген мәктәбебездә яңа уку елын искәртеп, тантаналы линейка үтте, беренче кыңгырау чыңлады.
Белем көнен беренче сыйныфка баручылар аеруча көтеп ала. Алар өчен яңа, мавыктыргыч, ачышларга бай булган дөнья ишекләре ачыла. Быел беренче сыйныфка 4 бала керде. Алар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә сабырлык, уңышлар юлдаш булсын. Хәерле сәгатьтә!
-
“Киләчәк самолеты” проекты 01.09.2023
Бүген, Белем көнендә, безнең мәктәптә тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеcе тарафыннан традицион “Киләчәк самолеты” проекты үтте. 9 нчы сыйныф укучылары үз куллары белән кәгазь самолетлар ясадылар. Самолет-навигатор олы кешенең һәм баланың Кеше кулы белән тормышка ашырыла торган хыялын символлаштыра, һәркемгә яхшы хәбәр һәм якты киләчәккә ышаныч вәгъдә итә. Шулай ук проект самолеты Россия Федерациясенең барлык субъектларын берләштерүче сәяхәт символы да. Бүген, линейка башланганчы, 9 нчы сыйныф укучылары кәгазьдән самолетлар җыйдылар, аларның канатларына беренче сыйныфлар өчен ихлас теләкләрен яздылар. Линейка ахырында самолет турында риваять сөйләделәр, аннан соң чыгарылыш сыйныф укучылары проект символын беренче сыйныф укучыларына тапшырдылар.
-
Террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча укулар
29.08.2023
2023 нче елның 29 нчы августында бөтен Россия буенча мәгариф оешмаларының террорчылыкка каршы сакланышы һәм теракт вакытында гамәлләрне эшкәртү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узды. Безнең мәктәптә дә шартлаткыч җайланманы ачыклау һәм зарарсызландыру практик дәресләре оештырылды. Башта укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре инструктаж үтте, аннары практикага күчте. Бу укулар гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген күрсәтте. Тормышыбызда мондый хәлләр беркайчан да булмасын.
-
Мәктәп янында чисталык
09.08.2023
Җәйге практиканы үтүче укучылар мәктәп янын җыештыруда зур ярдәм күрсәтәләр. Укучылар чәчәк түтәлләрен карыйлар, тирә яктагы чүпләрне җыялар, сукмакларны себерәләр. Шулай ук мәктәп янында үскән күпъеллык үләннәрне чалгы белән чабып, җыеп алдылар.
-
Яңа уку елына әзерлек
08.08.2023
Олы Яке төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерлек бара. Укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре көче белән мәктәптә ремонт эшләре алып барыла. Парталар буялды, сыйныф бүлмәләре һәм коридорлар чиста итеп юылды.
-
Выпуск 2023
30.06.2023
Тугызынчы сыйныф укучылары төп гомуми белем алулары турында аттестатларга ия булдылар.
Девятиклассники получили аттестаты об основном общем образовании.