• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"//"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30
Телефон: +7(843)-712-80-49
E-Mail: zelkur@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ"
Руководитель: Рахимов Илшат Юсупович
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 51 учащихся
У нас учат: 10 учителей

Новости Кургузинской ООШ

Филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Юсупов белән очрашу

Опубликовано: 04.03.2011

2011 нче елның 4 нче мартында Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Телгә тугры гомере буе...” исеме астында  якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор, халкыбызның күренекле улы, мәгърифәтчесе Йосыпов Фәрит Йосыф улы белән очрашу булып узды.

   Яшел Үзән районы – татар халкына бик күп шөһрәтле ул һәм кызлар бүләк иткән төбәк. Бу яктан атаклы язучылар да, шагыйрьләр дә, төрле фән өлкәләрендә эшләгән абруйлы галимнәр дә аз чыкмаган. Бер Каюм Насыйриның исеме генә дә ни тора! Моны, шушы төбәкнең искиткеч гүзәл табигате, суларының шифалылыгы, һавасының сафлыгы белән аңлатырга кирәктер. Мондый урында яшәгән кешеләрнең дә күңелләре саф, киң һәм иркен була. Бары шундый кешеләр генә илгә үз халкы өчен җан атучы, талантлы шәхесләр бүләк итә ала. Ләкин монда тагын бер хикмәт бар. Яшел Үзән кешеләре, беренче карашка ук, гадилеге, кунакчыллыгы, һәм иң мөһиме, зыялылыгы, затлылыгы белән аерылып тора. Чөнки алар – татар халкына Сөембикәне биргән данлыклы Йосыф мирза ыруының дәвамчылары. Ханбикәләре белән шушы төбәккә күчеп, җирле татарларның да иң асыллары белән генә кушылганнан соң ничек бу җир, бу халык мәшһүр шәхесләр тудырмасын?! Шушы матур төбәкнең иң гүзәл авылларының берсе булган Олы Карагуҗада атаклы тел галиме, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры  Фәрит  Йосыф улы  Йосыпов туып үсә.  Фәрит  абый – олпат галим, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, дөньякүләм «Төрек лингвистик җәмгыятенең» член-корреспонденты, 500дән артык фәнни хезмәт авторы, бөтен гомерен татар теленә, татар халкына багышлаган шәхес.  Фәрит  ага катлаулы тормыш юлы үтә. Аның балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Авылның иң мәртәбәле, иң абруйлы кешеләреннән булган әтисе Йосыф абый сугышта батырларча һәлак була. Әнисе Асия апа, балаларының бәхете өчен, көн-төн үзен-үзе аямыйча эшли. Барлык балаларын да укытып чыгара. Нарасыйлары, тормышта үз юлларын табып, абруйлы затлар булып ирешә. Үз халкының теле, тарихы, этнографиясе белән кызыксыну  Фәрит   Йосыповны  Казан дәүләт университетына алып килә. Бу кызыксынуны аның күңеленә дәү әтисе Камали бабай салып калдыра. Бөтен тирә-якка даны таралган бу бабай туган төбәгенең, халкының тарихын бик яхшы белә. Ул сөйләгән риваять һәм легендаларны язып алырга аның янына галим-голәмә махсус килә торган була. Бабасының сөйләгәннәре кечкенә Фәритнең күңеленә бик тирән уелып калган, күрәсең. Университетта укыганда  Фәрит  Йосыпович укытучыларыннан уңа. Ул Наҗия апа Борһанова, Латыйф ага Җәләй турындагы җылы истәлекләрен шәкертләренә сөйли, аларны сагынып искә төшерә. Студент елларының II курсында булачак галим Диләрә Тумашева җитәкчелегендәге фәнни экспедицияләргә катнаша башлый. Бу эш аның бөтен гомере буена сузыла.  Фәрит  абыйның экспедициягә чыкмаган берәр елы булды микән?! Ул бөтен Себерне, Курган, Чиләбе, Свердловск, Оренбург өлкәләрен, Башкортстан, Марий Иле республикаларын, Пермь, Киров, Әстерхан өлкәләрен студентлар белән дә, ялгыз гына да әйләнеп чыга. Ул татар халкының тормышын китаплардан укып кына белми, ә һәр татар авылын, анда күргән кешеләрнең һәммәсен хәтерендә бик яхшы саклый. Бу экспедицияләр яшь галимнән мәртәбәле диалектолог ясый. Татар теленең диалектлары галимнең гомерлек мәхәббәтенә әверелә. Университетны тәмамлаганнан соң  Фәрит   Йосыпов  СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. Монда эшләгән елларда галим, булачак диссертациясенә материал эзләп, Көньяк Урал һәм Урал арты якларына чыгып китә. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән сафакүл, эчкен, нагайбәк татарлары кебек татар халкының мөстәкыйль этник төркемнәренең даны бөтен дөньяга тарала. Фәндә моңа кадәр билгеле булмаган сөйләш үзенчәлекләре, гореф-гадәтләр, халык авыз иҗаты әсәрләре киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә. Соңыннан бу материаллар Казан, Мәскәү, Петербург, Төмән, Уфа архивларының мәгълүматлары белән ныгытыла. Нәтиҗәдә, башта бу мәгълүмат татар халкының диалектологик атласын төзүдә кулланылса, соңрак, 1972 елда, «Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре» темасына кандидатлык диссертациясе туа. Аны язган вакытта ук инде автор татар диалектологиясендә әле кулланылышка кермәгән лингвистик география методын файдалана. 1988 елда «Татар фигыльләрен ареал ысул белән өйрәнү» исемле докторлык диссертациясе һәм аннан соң басылып чыккан хезмәтләре инде тулысынча шушы методика белән башкарылалар. Шуңа галимне татар ареология фәненә нигез салучы дип тә атый алабыз. Үз гомерендә  Фәрит  Йосыповичка төрле җирләрдә эшләргә туры килә. 1972-1984 елларда Алабуга педагогия институтында чит телләр факультеты деканы, 1984-1995 елларда Татарстан Милли мәктәпләр институты директоры вазифаларын башкара. Берничә ел Төркия университетларында һәм Төркия Чит илләр министрлыгында эшли. 1995 елдан –  Фәрит   Йосыпов  Казан дәүләт университеты профессоры. Яшел Үзәндә Казан дәүләт университетының филиалы ачылгач та, галим анда татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырып җибәрә һәм озак еллар аның белән җитәкчелек итә.  Фәрит  Йосыпович бүген дә филиалда якташларына белем бирә. Яшел Үзән мәктәпләрендә фәнни консультант булып тора. Укытучыларга да, укучыларга да лекцияләр укый, районда үткәрелгән конференцияләрдә, семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә актив катнаша. Яше олы булуга карамастан, профессор ел саен егермешәр көнлек экспедицияләргә чыгуын дәвам итә. Халык авыз иҗатын, тел үзенчәлекләрен җыю серләрен яшь буынга өйрәтә. Җыелган материаллар берсеннән-берсе калынрак 10 монографиядә дөнья күрде. Фәнни хезмәтләреннән тыш,  Фәрит  Йосыпович эшчәнлегенең милли мәгариф өлкәсенә караган юнәлеше дә бар. Мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтү өлкәсенә караган 15 дәреслеге басылды. Бу дәреслекләр белән инде ничә буын балалар белем алып чыкты. Мәктәпкәчә балалар өчен галимнең (берничә башка авторлар белән берлектә) «Гөлбакча», «Балалар бакчасы» кебек җыентыклары чыкты. Монда авторлар, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, гүзәл бишек җырлары, балалар фольклоры үрнәкләре, татар балалар язучыларының иң уңышлы әсәрләрен бергә туплап бирде. Татар телле нарасыйлар өчен мондый җыентыкның әлегә кадәр чыкканы юк иде әле. Болар барысы да –  Фәрит  Йосыповичның «Татарстан Республикасы халыклары телләре  турында » ТР Законын тормышка ашыруның практик үтәлешенә керткән зур өлеше.  Фәрит  абый – ислам динен халкына җиткерү өлкәсендә дә күп көч куйган кеше. Аның дин өлкәсенә караган китаплары бүген дә актуальлеген югалтмый. Аларда ислам тәгълиматлары гади, кеше аңларлык итеп бирелә.  Фәрит  Йосыповичка кырым татарлары да бик рәхмәтле. Ул аларны туган җирләре, Кырымга кайтаруда зур өлеш керткән шәхес. Әлеге хезмәтләре өчен, профессор  Фәрит  Йосыпович  Йосыпов  «Намуслы хезмәт өчен», Д.М.Ушинский исемендәге медальләр белән бүләкләнде. Ул – Россиянең мәгариф отличнигы, Бөтенроссия укытучылар съезды делегаты. Галимебез – Тюркологлар комитеты, Шәрыкне өйрәнү ассоциациясе әгъзасы, Казан дәүләт университетында, Россия милли мәктәпләр институтында, Дагыстан педагогия университетында кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау советлары әгъзасы. Кеше  турында  сөйләгәндә аны шәхес иткән сыйфатлар турында әйтмәсәң, тулы картинаны биреп булмас иде.  Фәрит  Йосыпович – киң күңелле, кунакчыл кеше. Ул – оста оратор һәм хикәяче. Аның сөйләгәннәрен сәгатьләр буе армыйча тыңлап була. Бер кешеме, тулы бер залмы – әһәмиятле түгел. Фәрит абый – чын дус. Ул – дуслаша, дуслыкка тугрылык саклый белә. Аның дуслары арасында чал чәчле аксакаллар да, яшь егетләр дә бар. Ул аларның барысын да тигез һәм тиң күрә. Кирәк вакытында кырыс та була белә, кирәк вакытында синең күңелеңне күтәрә һәм, иң әһәмиятлесе, кешенең күңелен үстерә белә. Ул яхшы ата һәм гаилә башлыгы, оныкларын яратучы бабай.



К списку новостей