Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 36 учащихся |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Рус теленнән ачык дәрес.
15.02.2019
Бүген 3 нче сыйныфта рус теленнән ачык дәрес уздырылды.
Башлангыч сыйныф укытучысы: Музафарова Р.Ф.
-
15 нче февраль - Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2019
Бүген мәктәбебездә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен искә алу хөрмәтенә "Ил батыры" дигән әдәби кичә уздырылды. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы турында һәм аның шигырьләрен сөйләделәр.
Татар теле һәм әдәбият укытучысы: Закирова Д.М.
-
Универсиада дәресе 13.02.2019
Бүген мәктәбебезнең 2 - 9 нчы сыйныфларында универсиада дәресләре узды. Укучыларга презентация күрсәтелде. 02.03.2019 - 12.03.2019 - XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасы Красноярск шәһәрендә уздырыла.
Физкультура укытучылары: Набиуллин Д.Г., Музафарова Р.Ф.
-
13.02.2019 - Рус теленнән телдән экзамен 13.02.2019
Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән телдән экзамен бирделәр. Укучыларга уңышлар телибез!
Администрация.
-
Технология атналыгы 12.02.2019
Бүген "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән кичә булды. Укучылар бишек, кызыл башлы сөлге, калфак, түбәтәй, чигүле сөлге, кулъяулык турында бик матур чыгыш ясадылар.
Технология укытучысы: Альмиева Ф.Х.
-
Ачык сыйныф сәгате. 11.02.2019
Бүген 2 - 4 нче сыйныфта "Яшелчәләр, җиләкләр, җимешләр - витаминлы азыклар" дигән темага ачык сыйныф сәгате уздырылды.
Сыйныф җитәкчесе: Зиганшина Г.Г.
-
Студентлар белән очрашу. 09.02.2019
Бүген мәктәбебездә кунакта медицина көллиятендә укучы студентлар булды. Алар 9 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары белән очраштылар. Укучыларга көллият турында сөйләделәр, укырга чакырдылар.
-
"Кошларга ярдәм ит!" акциясе. 05.02.2019
Урамда салкын, карлы кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шул уңайдан мәктәбебездә "Кошларга ярдәм ит!" акциясе уздырыла. Укучылар әти - әниләр ярдәме белән кошлар өчен җимлекләр ясадылар, аларны мәктәбебез ишегалдындагы агачларга элеп куйдык. Укучылар җимлекләргә җимнәр салып торалар, кошларны күзәтәләр.
-
2 нче февраль - Сталинград сугышы тәмамланган көн.
02.02.2019
1943 нче елның 2 нче феврале. Бу көн - Сталинград сугышы тәмамланган көн. Һәр сыйныф җитәкчесе "Сталинград турында мин нәрсәләр беләм" дигән темага сыйныф сәгатьләре уздырды. 7 - 9 нчы сыйныф укучыларына Сталинград сугышы турында документаль фильм күрсәтелде.
-
Ата - аналар җыелышы.
02.02.2019
Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының ата- аналары җыелышы булды. Җыелышта укучыларның экзаменнарга хәзерлеге турында сөйләнелде.