Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Каракашлинская основная общеобразовательная школа" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423961, Республика Татарстан,Ютазинский район,село Каракашлы, улица Сирина Батыршина, дом 36 |
| Телефон: | +7(855)-934-21-22 |
| E-Mail: | Shkola.Karakashly@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каракашлинская ООШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Зульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся (иностранные граждане -0)/бездә 38 бала белем ала (чит ил гражданнары -0 |
| У нас учат: | 10 педагогов /аларга 10 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Каракашлинская основная общеобразовательная школа" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Туган тел бәйрәме 22.02.2017

Мәктәптә Туган телләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Кичәдә туган тел турында шигырьләр , татар халкының күркәм гадәтләренә, гореф-гадәтләренә, йолаларына карата күренекле шәхесләрнең фикерләре яңгырады. Бәйрәм иртәсе татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
А ну-ка,мальчики! 22.02.2017

22 февраля в школе прошло мероприятие "А ну-ка,мальчики!" на свежем воздухе,посвященное 23 февраля для учащихся 1-4 классов.Мероприятие провели и готовили учителя начальных классов Мурасова Г.Р ,Мурасова З.С.,Ахметова Э.Ф.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2017

Бүген мәктәбебездә 8 нче сыйныф варислары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле,егетләр!" дигән бәйрәм чарасы уздырды.Чарада "Патриот" һәм "Чик сакчылары" командалары көч сынашты.Ярыш кызыклы сорауларга җавап табу, төрле уеннар,җитезлек,тапкырлык кебек сыйфатларны сынау аша барды.Бәйрәмдә "Патриот" командасы җиңде.
-
Туган тел көне 21.02.2017

Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары, "Туган тел атналыгы"кысаларында авыл китапханәсенә экскурсиягә керделәр. Китапханәче Ахметова Ирина Михаил кызы, аларны китапханә белән таныштырды,туган тел көне уңаеннан укучыларга аның тарихын сөйләде,укучылар шигырьләр сөйләделәр, экскурсия "Туган тел"җырын башкару белән тәмамланды.
-
Туган телләр декадасы. Дүртенче көн.
21.02.2017
"Туган телләр декадасы" кысаларында 3 нче сыйныфта "Исемең матур, кемнәр куйган?" дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде.Укучылар исемнең кеше язмышына тәэсире, исем кушуга бүгенге көндә әти-әниләр тарафыннан җаваплы караш булырга тиешлеге турында сөйләштеләр. Һәр укучы үз исеменең килеп чыгышы, мәгънәсе турында мәгълүмат алды.
-
Туган телләр декадасы. Өченче көн. 20.02.2017

Татар теле һәм әдәбияты уытучысы Мәрданова З.Ә. 5 нче сыйныфта “Фонетик КВН” уздырды. Укучылар башваткычлар чиштеләр, тапкырлыкларын сынадылар.
-
Очрашу 18.02.2017

Бүген 18 нче февраль көнне, башлангыч сыйныф укучылары авыл клубы оештырган Афганистан һәм Чечня сугышында булган солдатлар һәм солдат әниләре белән очрашуда катнашты.
-
Татар теле дәресендә туган ягыбыз тарихы, күренекле шәхесләребез иҗаты 17.02.2017

Туган телләр ункөнлеге кысаларында 4 нче сыйныфта “Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе” темасына ачык дәрес уздырылды. Укытучы Мөрәсова З.С. дәрестә туган ягыбыз тарихына, экология мәсьәләләренә, авылыбызда туып – үскән галим, шагыйрь Әнвәр Шәрипов иҗатына да тукталды.
-
Туган телләр ункөнлеге дәвам итә. Икенче көн. 17.02.2017

“Әкият иленә сәяхәт” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. 1-6 нчы сыйныф укучылары әлеге бәйгедә бик актив катнаштылар.
-
"Адым саен тозак" 17.02.2017

Бүген Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6-8 нче сыйныф укучылары Кәрәкәшле мәдәният йортында "Адым саен тозак" дип аталган тәрбия сәгатендә катнашты.Л.Миннегалимованың "Афәт "шигыре укылды.Театр түгәрәгенә йөрүче 8 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары "Кунак егете"дигән 1 пәрдәлек пьеса күрсәтте.Тәрбия сәгате барышында начар гадәтләр буенча тест һәм мәкальләр эшләнде,сәламәт тормыш алып баруны пропогандалаган видеоязма күрсәтелде.Китапханәче Ахметова И.М. укытучыларга "Антинарк" журналын тәгъдим итте.







