Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Каракашлинская основная общеобразовательная школа" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423961, Республика Татарстан,Ютазинский район,село Каракашлы, улица Сирина Батыршина, дом 36 |
| Телефон: | +7(855)-934-21-22 |
| E-Mail: | Shkola.Karakashly@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каракашлинская ООШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Зульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся (иностранные граждане -0)/бездә 38 бала белем ала (чит ил гражданнары -0 |
| У нас учат: | 10 педагогов /аларга 10 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Каракашлинская основная общеобразовательная школа" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Минем әнием иң,иң... 03.03.2017

1 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсе белән берлектә үткәрелгән "Минем әнием иң,иң..." дигән кичәдә катнаштылар.Кичәдә открыткалр конкурсы булды.Укучылар әниләренә,әбиләренә үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр,шигырьләр сөйләделәр,җырлар бүләк иттеләр.Әниләр һәм әбиләр дә җавапсыз калмады,балаларның бүләгенә җыр бүләк итте. Авыл китапханәсе әниләргә,әбиләргә һәм укучыларга бәйрәм уңаеннан бүләкләр бирде.
-
8 сыйныфта ата-аналар җыелышы 03.03.2017

Бүген мәктәбебездә кичке сәгать алтыда 8 нче сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы булды.
Тема: "Сәламәт булыгыз"
Көн тәртибендә:
1.8 нче сыйныф укучыларының тәртибе һәм уку өлгереше.
2.Доклад. "Начар гадәтләрне җиңмәсәк,алар безне җиңәчәк".
3.Анкета сорауларына җавап тутыру.
4.Төрлесеннән.
-
Матур чәч - сәламәтлек билгесе. 02.03.2017

Бүген мәктәбебез укучылары авыл фельдшеры Давлетова Лена Ривелевна белән очраштылар.Фельдшер укучыларга чәчләрнең чисталыгы, сәламәтлекнең ныклыгы турында әңгәмә үткәрде.
-
Туган телләр ункөнлегендә уздырылган чараларның отчеты
01.03.2017
Ютазы муниципаль районы
Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә
Туган телләр ункөнлеге кысаларында уздырылган чараларның отчеты
hәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булгангага аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел ! Мәңге аерылгысыз , изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең , халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.
Туган тел– дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу- аңлашу коралы ул.
Мәгълүм ки , татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөньяда халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. 21 нче февраль Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге максаттан безнең Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә
февраль аенда Туган телләр ункөнлеге уздырылды.
Чараларны “Телебез татлы-йөзебез якты булсын!” дип исемләнгән сыйныф сәгате белән башладык. 7 нче сыйныф укучылары туган тел турындагы мәкальләрне барладылар, күренекле мәгърифәтче Р.Фәхреддин хезмәтләренә тукталдылар. Сыйныф сәгатендә алган мәгълүмат нигезендә постер ясадылар.
1-6 нчы сыйныф укучылары әкият геройлары янында сәяхәттә булдылар. Алар үзләренең иң яраткан әкият геройларын рәсемдә тасвирлап кәрсәттеләр. Җиңүчеләр дип башлангыч сыйныфлар арасында Гибаева Г., урта сыйныфлар арасында Садыйкова А. эшләре билгеләнде. 5-7 нче сыйныф укучылары герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләренә тукталдылар, рәсемнәр ясадылар. Җиңүче исеменә 7 нче сыйныф укучысы Насыйрова Р. лаек булды.
5 нче сыйныфлар арасында “Фонетик КВН”, ә 8 нче сыйныфта “Тапкырлар һәм Зирәкләр” бәйгесе уздырылды. Ике чара да кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Укучылар татар теле буенча белемнәрен генә сынап калмадылар, ә республикабыз тарихы, гореф-гадәтләре буенча ни дәрәҗәдә белемле булуларын да күрсәттеләр.
5 – 9 нчы сыйныф укучылары, Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр. кроссвордлар эшләделәр. Иң яхшы эчтәлекле кроссворд остасы итеп 9 нчы сыйныф укучысы Мөрәсов И. билгеләнде.
Туган телләр көнендә 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары әдәби – музыкаль композиция тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада туган тел турында шигырьләр, җырлар, күренекле шәхесләрнең фикерләре яңгырады, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, гомумән, татар халкы тарихы белән бәйләнешле бик күп мәгълүмат бирелде. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
“Балачак шагыйре” дип исемләнгән, Р.Миңнуллинган багышланган шигырь бәйрәме дә искиткеч матур, эчтәлекле шигырьләр, йөрәккә үтеп керә торган җырлар белән бергә үрелеп барды. Әлеге чара тәрбияви яктан да зур әһәмияткә ия булды дип саныйбыз, чөнки туган илебезгә, телебезгә, әниләргә мәхәббәт хисе – шагыйрьнең иҗатында киң чагылыш тапкан темалар.
3 нче сыйныф укучылары исә тугач та бирелгән исемнең әһәмияте, аның нинди мәгънә белдерүе турында “Исемең матур, кемнәр куйган” дигән кичәдә сөйләштеләр. Һәрбер укучы үзенең исеменең кушылу тарихын, туганнарының исемнәренең мәгънәсен өйрәнде.
8-9 нчы сыйныф укучылары исә авылыбызның тарихына, аның күренекле шәхесләреә тукталдылар. Һәр укучы билгеле бер шәхесне, аның тормыш юлын, хезмәтләрен өйрәнделәр, Туган якны өйрәнү музеендагы материалларны барладылар, альбом ясадылар.
Туган телләр ункөнлеген “Белем эстафетасы” йомгаклады. 5-8 нче сыйныф укучылары (һәр сыйныфтан берешәр укучы) үз сыйныфлары данын якладылар, татар теле һәм әдәбияты буенча сорауларга җавап бирделәр. Әлеге бәйгедә шулай ук биремнәрне башкарудагы тизлеккә дә игътибар ителде. Татар теле буенча беренче урын 8 нче сыйныфлар данын яклаган Әхмәтов Айнурга, ә инде татар әдәбияты буенча 5 нче сыйныф укучысы Нәгыймова Алиягә бирелде.
Әкиятләрне сәхнәләштерү дә укучылар өчен бик кызыклы булды. 5 - 6 нчы сыйныфлар сәхнәләштергән Ф.Яруллинның “Баз бакасы” әсәрен укучылар бик яратып кабул иттеләр.
Туган телгә, Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әлеге чараларда сүз телгә, сүзгә карата , hәркайсыбыздагы гамьсезлектән арыну хакында барды.
Туган телләр ункөнлеге вакытында укучылар туган телебезгә багышланган бик матур hәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Тукайның виртуаль музее белән танышу да укучылар өчен бик мавыктыргыч булды. Милләтнең киләчәге – бүгенге яшь буын. Ә милләт телдән башка милләт була алмый.
Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Әлеге үткәрелгән чаралар укучыларның күңеленә кереп калыр, туган тебез-татар теле белән горурлык хисләрен тагын да ныгытыр дип ышанабыз.
-
Шигырь бәйгесе 28.02.2017

28 нче февраль көнне мәктәптә 1 сыйныф укучылары,2-4 сыйныф эзтабарлары арасында балалар шагыйре Р.Миңнуллин шигырьләренә багышланган "Шигырь бәйгесе" узды.
-
"Белем эстафетасы" 28.02.2017

5-8 нче сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан көчләрен сынадылар, белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Татар теленнән 21 балл җыеп 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтов Айнур беренчелекне алса, татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныф укучысы Нәгыймова Алия алдынгылыкны бирмәде. Ул барлыгы 21 балл җыеп, сыйныфын беренче урынга чыгарды.
-
"Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе 28.02.2017

8 нче сыйныф укучылары арасында “Тапкырлар һәм Зирәкләр” бәйгесе узды. Укучылар туган телебезне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен күрсәттеләр. “Ялкын” һәм “Дуслык” командалары бер-берсен сәламләделәр, кызыклы сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр.
-
Иң яхшы кроссворд 27.02.2017

Туган телләр декадасы уңаеннан 6-9 нчы сыйныфлар арасында Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышлап төзелгән кроссвордларга конкурс узды. Укучылар әлеге чарада бик теләп үзләренең көчләрен сынадылар. Иң тулы һәм эчтәлекле кроссворд дип 9 нчы сыйныф укучысы Мөрәсов Инсафның эше бәяләнде.
-
Всероссийский Заповедный урок 27.02.2017

Сегодня 27 февраля, провели Всероссийский Заповедный урок на тему: «Заповедные острова. Сохраняя будущее» для учащихся 5-7 классов.(охват 34 человек). Урок провел учитель химии и биологии Халиуллина Рима Амировна. Она ознакомила учащихся Заповедными островами, рассказала об истории заповедного дела, показала в презентации живые символы заповедных территорий. Учащиеся, работая в малых группах, сделали поздравительную открытку, посвященную 100 - летию заповедной системы. В конце урока составили покетмод(краткий карманный путеводитель) «Запо-ведные острова России»
-
Туган телләр ункөнлеге дәвам итә 27.02.2017

5-7 нче сыйныфлар арасында Муса Җәлилнең әсәрләре буенча ясалган буенча рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды.







