Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
| Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
| E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
| Руководитель: | Галимуллина Эндже Рафаилевна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников, из них иностранных граждан -4 |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Казан Мәгариф командасы -2024- Команда Казанского образования 13.12.2024

Кадрлар белән эшләүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау, Казан шәһәре мәгариф системасында эшләүнең абруен күтәрү, мәгариф системасының иң яхшы коллективларын ачыклау һәм бүләкләү, аларның эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрендә тәҗрибә тарату максатларында оештырылган "Казан Мәгариф командасы" шәһәр бәйгесендә катнашып, безнең балалар бакчасы коллективы "Ел нәтиҗәсе" номинациясендә җиңү яулады. диплом Команда Казанского образования.pdf
-
Музыка мәктәбе бездә кунакта - У нас в гостях музыкальная школа 05.12.2024

Мәктәп һәм балалар бакчасының дәвамлылыгы кысаларында бүген безнең балалар бакчасына кунакка Рөстәм Яхин исемендәге 3нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучылары килде. Безнең балаларга алар бик матур, эчтәлекле концерт тәкъдим иттеләр. Әлеге чара өчен мәктәп укытучыларына һәм укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләсе очрашуларны көтеп калабыз.
-
Музей эшчәнлеге - Музейная деятельность 03.12.2024

Бакчабызда музей эшчәнлеге алып барыла. Музей темалары даими алышынып тора. Көз айларының темасы балалар бакчаларына багышланды. Балаларга элекке балалар бакчалары турында күзаллау бирелде, алар элекке уенчыклар белән таныштылар.
-
Халыкара инвалидлар көне - Международный день инвалидов 03.12.2024

3нче декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында да әлеге көн уңаеннан чаралар узды. Әлеге чараларның максаты: балаларда мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата кешелекле мөнәсәбәт, игелек, кайгыртучанлык, ярдәмчеллек тәрбияләү.
-
15.11.2024
Тәрбиячебез Галимзянова Зөхрә Фанисовна туган телдә тәрбия һәм белем бирүче тәрбиячеләр арасында оештырылган, Татарстан республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга багышланган республика бәйгесендә җиңүче булды. Чын күңелдән котлыйбыз аны һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Көзге мизгелләр - конкурс - Осенние мгновения 07.11.2024

Бакчабызда әти-әниләр белән берлектә "Көзге мизгелләр" иҗат бәйгесе узды. Бәйгенең максаты: балаларның иҗат эшчәнлеген үстерү һәм ата-аналарны бакча тормышына якынайту.
-
Халыклар бердәмлеге көне - День народного единства 02.11.2024

4нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Ул көн безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бүген бакчабызда әлеге дата уңаеннан балалар белән төрле чаралар узды: әңгәмәләр, матур әдәбият уку, шулай ук иҗади эшчәнлек.
-
Сөмбелә 31.10.2024

Балалар бакчасында көзге күңел ачулар узды. Балалар янына кунакка көз кызы Сөмбелә, елак Көз, шаян Кулчатыр һәм башка кунаклар килде. Алар бергәләшеп җырлап, биеп, уеннар уйнап күңел ачтылар. Сөмбелә балаларны көз күчтәнәчләре белән сыйлады.
-
Көзге ярминкә - Осенняя ярмарка 02.10.2024

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә көзге ярминкә узды. Балалар көзгә багышлап җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп, биеп күңел ачтылар. Шулай ук күңелле уеннар да оештырылды.
-
Белем көне белән! - С Днем знаний! 01.09.2024








