Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
| Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
| E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
| Руководитель: | Абдульминова Танзиля Нуруловна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников, из них иностранных граждан -4 |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Акыллы уеннар" -чемпионат- "Умные игры" 16.05.2026

"Акыллы уеннар" өстәл уеннарының чираттагы республика чемпионаты узды. Әлеге чемпионатта безнең балалар бакчасы данын Гарафутдинова Ясмина уңышлы яклады.
-
140 ел - Габдулла Тукай - 140 лет 26.04.2026

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан бакчабызда аның иҗатына багышланган "Без Тукайлы халык мәңгегә!" исеме астында әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар, уеннарда катнаштылар. Чара татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Эколятлар көне - День Эколят 25.04.2026

Бөтенроссия "Эколятлар көне" ел саен 25нче апрельдә үткәрелә. Аның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура, табигатькә сакчыл караш һәм аның өчен җаваплылык формалаштыру.
-
Космонавтика көне - День космонавтики 12.04.2026

-
"Игелектә көч!" - "Доброта - великая сила!" 09.04.2026

Балаларда кечкенәдән игелеклелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек тәрбияләү - безнең бурычларыбызның берсе. Бүген зурлар тәркемнәрендә "Игелектә көч!" темасы астында әңгәмәләр узды. Балалар хәйрияче Әсхәт Галимҗанов эшчәнлеге белән таныштылар. Әсхәт Галимҗанов бик күп игелекләр кылган изге күңелле кеше булган. Изгелекләре өчен Әсхәт Галимҗанов зур дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Хәйриячегә Казан үзәгендә, Кремль янында һәйкәл куелган. Һәйкәл торган скверга Әсхәт Галимҗанов исеме бирелгән.
-
Нәүрүз - Науруз 19.03.2026

Бүген бакчабызда Нәүрүз - язны каршы алу бәйрәме узды. Балалар матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар белән язны каршы алдылар. Нәүрүзбикә балаларны тәмле коймаклар белән сыйлады.
-
Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Марта 06.03.2026

Бакчабызда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәләре узды. Балалар әниләрне, дәү әниләрне котлап матур җырлар, шигырьләр, биюләр башкардылар. Шулай ук, үз куллары белән ясалган бүләкләр белән сөендерделәр.
-
Ватанны саклаучылар көне - День защитников Отечества 23.02.2026

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бакчабызда спорт уеннары белән күңел ачулар узды. Балалар әтиләрне, дәү әтиләрне котлап матур җырлар, шигырьләр башкардылар. Шулай ук, бик теләп ярышларда катнаштылар.
-
Туган тел көне - День родного языка 21.02.2026

21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан бакчабызда төрле чаралар узды. Чараларның максаты: балаларда туган телгә мәхәббәт, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү.
-
Район методик берләшмәсе - Районное методическое объединение 20.02.2026

Бакчабызда район методик берләшмәсе узды. Тәрбиячеләр балаларны Татарстан Республикасы җирлегендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияты белән халык иҗаты аша таныштыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар.







