МБДОУ «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420022, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
E-Mail: | mbdou24vahit@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 4 педагога |
Новости детского сада
Иҗади иртә!
Опубликовано: 02.11.2022"Салават күпере" журналы рәсем ясау буенча zoom-дәрес үткәрде.⠀
Безнең бакчадан уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты.⠀
Zoom-дәреснең темасы "Без бергә!" дип билгеләнгән иде. Якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көненә багышланган рәсемнәр ясады бүген балалар.⠀
Һәрбер бала да кулына төсле карандашлар, пумала һәм буяулар алып рәсем ясарга ярата. Рәсем ясау балаларның үсешенә дә уңай тәэсир итә:⠀
- вак моториканы үстерә;⠀
- кул чукларын ныгыта, бу үз чиратында язарга өйрәнү процессын жиңеләйтә;⠀
- хәтерне яхшырта;⠀
- балаларны фикерләргә һәм предметларны чагыштырырга өйрәтә;⠀
- балаларның индивидуальлекләрен ача һәм үстерә;⠀
- ижат белән якыннан танышырга ярдәм итә.⠀
Ә рәсемне яраткан "Салават күпере" журналы белән бергә ясаганда, бу процесс икеләтә күңелле дә! Рәсем дә ясадык, Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме белән дә таныштык!⠀
Файдалы, мәгълүматка бай шөгыль (занятие) булды!⠀
К списку новостей