Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
-
"Салават күпере"нең яңа санын алдык!
21.01.2026
Төркем ишеге төбенә үк китереп бирделәр!

Яңа табадан төшкән, журналларны ачып, биремнәрен карый, әкиятләрен укый да башладык!
-
«Апуш» студиясендә премьера!
19.01.2026

«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме Габдулла Тукай тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итә.
Әлеге психологик драманы Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп, язучы Гөлүсә Батталова иҗат итте. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек», М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гатауллин.
Премьера 20 гыйнвар көнне 18:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак.
-
Сәламәтлек атнасы
19.01.2026
Хәзерге вакытта Алдынгылар хәрәкәтенең эш дәфтәрендә "Сәламәтлек" юнәлеше буенча эшлибез.⠀
Сәламәтлек темасына йомгак ясап, әти-әниләр һәм балалар белән бергә, чаңгыда йөрергә чыгачакбыз!⠀
Бу ялларда маршрутны өйрәндек.Чаңгылар, уңайлы киемнәр әзерли торыгыз, тиздән төгәл датасын хәбәр итәчәкбез!










