Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 351 352 353 ( 354 ) 355 356 357 358 359 360 >>
-
"Беленнәр көне" бәйрәме 27.02.2014

Бүген ашханәбездә "Беленнәр көне" бәйрәме билгеләп үтелде. Өстәл өстендә нинди генә ризык юк иде: коймаклар, хуш исле беленнәр ... Һәр тәнәфес саен укучылар күргәзмә карарга ашыктылар. Көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, балаларының күңелен күрергә теләгән, зур тырышлык куйган ата-аналарыбызга, әлеге бәйрәмне оештыручы сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Укучылар белән әңгәмәдән аңлашылганча, арада белен пешерә белүче әтиләр булуы да ачыкланды. Бәйрәм ахырында укучылар бер-берсен тәмле-мәмле беленнәр белән сыйладылар. Көн бик күңелле узды.
-
Посещение тмузея 5 б класса 27.02.2014

Сегодня 5б класс (классный руководитель Гильмиева Г.Г.) побывал в прекрасном месте – в государственном музее искусств РТ. Дети послушали истории о художниках, картинах. Смотрели на прекрасные картины и экспонаты. Каждый с волнением ощущал, что за каждым предметом стоит история нашей страны, людей. И каждый понимал, что это именно то, что не подвержено времени и моде. Это настоящее и красивое чудо, которое создавали люди и как хорошо, что это все сохранилось.
-
Туган телләр көне 26.02.2014

21нче февраль - туган телләр көне
Уку йортыбызда дөнья күләмендә зурлап билгеләп үтелә торган бәйрәм - Туган телләр көне уздырылды. 9а сыйныфы укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Нурмиева Г.В. тарафыннан матур эчтәлекле кичә тәкъдим ителде. Кичәне әзерләүдә "Җилкән" түгәрәге җитәкчесе Рәисә Ивановна һәм гүзәл җырлары белән күңелләрне сөендерүче "Ләйсән " ансамбле җитәкчесе Венера Дамировна да зур хезмәт куйдылар. -
Поздравляем с наградой! 25.02.2014

Поздравляем учащегося 6б класса нашей гимназии Абрамова Андрея со II местом в первенстве Республики Татарстан по боксу. Желаем дальнейших успехов в спортивной жизни!
-
Мин татарча сөйләшәм 25.02.2014

Безнең гимназиядә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе башланым китте. Шушы акция кысаларында 1-нче сыйныф укучыларын мәктәп китапханәсе укучылары сафына керттек. Укучылар китапханәдән китап алу кагыйдәләре белән, балалар өчен татар телендә чыгучы «Салават купере»,»Ялкын», «Сабантуй» журналлары белән таныштылар һәм татар язучыларының китапларын алдылар.
-
Чангы ярышларында катнашу 24.02.2014

21 февраль көнне гимназиябезнең укучылары район күләмендә узган чангы ярышларында катнаштылар.
Саф һавада чангыда шуу шундый рәхәт, ә ярыш дәрте бу рәхәтлеккә күтәренке кәеф тә кушып җибәрде. Егетләр һәм кызлар бер-берсенә таяныч булып, җанатып тордылар, шуңа да үзебезгә Олимпия уеннарында катнашкан сыман хис керде. Хәзер инде, кайгырып һәм кулларны йодрыкка җыеп, ярыш нәтиҗәләрен кетеп калабыз.
-
Өстәл теннисы ярышы 24.02.2014

Узган атнада гимназиябездә өстәл теннисы ярышлары уздырылды. Әлеге спорт төре белән бик күп укучылар кызыксына. Дәрестән чыгарга кынгырау шалтырау белән, теннис өстәле тирәсе буш булмый. Ярышта төрле сыйныф укучылары катнашты, шулай да 5нче сыйныфтан укучылар күбрәк язылган иде. Нәтиҗәдә, 5а сыйныфы укучылары җиңүче булды. Афәрин!
-
Сау бул, Олимпиада! 24.02.2014

XXII нче кышкы Олимпия уеннарының ябылу тәкәллефе тантаналы рәвештә "Фишт" стадионында узды. Без бөтен илебез белән бу вакыйгага зур җиңү белән кердек - 33 медаль (шуларның 13 - алтын, 11 - көмеш һәм 9 бронза) төркем зачетында безне 1 урынга чыгарды. Афәрин!
Олимпиаданың төгәлләнүе һәрбер кеше йөрәгендә якты һәм хисле вакыйга булып калды. Бу 16 көн дәверендә бөтен дөнья спорт белән сулап, бәхет һәм горурлык хисләре белән тулып, оныта алмаслык мизгелләрне йөрәктә саклап калачак. Без спортчыларыбызга рәхмәт сүзләрен генә белдерәбез. Җиңү хисе әле дә күңелләрне җылытып тора, "Без булдырдык!" - дип кайтаваз яңгырап тора.
Олимпия уты сүнде, ләкин безнең тарихыбызда, буыннар хәтерендә һәм күңелләрендә ул сүнмәс ут булып балкып торачак!
-
23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 23.02.2014

23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан гимназиябезнең актлар залында 8б сыйныфы укучылары(сыйныф җитәкчесе Камалиева З.Н.) кичә уздырдылар. Кичәдә 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Концерт номерлары төрле бәйгеләр белән урелеп барды. Бәйгедә малайлар, ир-егетләр һәм әтиләр катнашты. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Родительское собрание в 9 классах 21.02.2014

20 февраля в 9 классах прошло родительское собрание. Родители были ознакомлены с нормативными документами выпускных экзаменов в форме ГИА завучем Люлинской Н. Ю., выступали учителя математики, русского языка, обществознания по итогам пробных тестирований и о состоянии подготовки к экзаменам.




