Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Успех на конкурсе чтецов "Звездный билет"
30.01.2021
Поздравляем ученицу 8 б класса Нигматзянову Аделину с успешным выступлением на конкурсе чтецов «Звездный билет». (Руководитель Каюмова А.М.). Она стала призером этого конкурса.
-
Габдулла Тукай музеенда 26.01.2021

26 нчы гыйнварда 6б һәм 8 нче сыйныф укучылары Габдулла Тукай музеенда бөек шагыйрьнең дусты, замандашы, татар әдәбяты классигы – прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 135 елга багышланган чарада катнаштылар. Укучыларга Ф.Әмирханның 1909 нчы елда язылган “Фәтхулла хәзрәт” фантастик повесте тәкъдим ителде. Әсәр язылуга 100 елдан артык булуга карамастан, анда бүгенге тормышта чынга ашкан вакыйгалар сурәтләнә.
Укучылар Габдулла Тукай музее белән дә танышып чыкты. Заманча җиһазландырылган заллар аларның игътибарын җәлеп итте.Экскурсиядән бик күп мәгълүмат һәм зур тәэсир алып кайттылар.
-
"Тәртип" радиосында кунакта
25.01.2021
Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурмиева Гөлгенә Вазыховна, үзенең укучысы Шакиров Рүзәл белән "Тәртип" радиосында чыгып килүче "Мәгърифәт нуры" тапшыруында чыгыш ясадылар. Гөлгенә Вазыховна татар мәгарифенең бүгенге хәле, тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге проблемалар хакында үзенең фикерләре белән уртаклашты. Рүзәл радио тыңлаучыларга үзенең яраткан җырларын бүләк итте, бик матур итеп шигырь дә укып күрсәтте.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 23.01.2021

Татарстан Республикасында 2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. «Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Телебез-рухи яктан берләштерүче зур көч. Туган тел-үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч”, - диде Президент. Гимназия коллективы да бу күренекле чарага кушыла.
-
Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре 22.01.2021

Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында безнең гимназияне, район һәм шәһәр данын 8а сыйныфы укучысы Каюмов Камил яклады. Тарих укытучысы Фәхретдинова Фәйрүзә Раефовнаны олимпиада призеры белән котлыйбыз. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез.
-
Уникаль күргәзмә
20.01.2021
“Россия – минем тарихым” мультимедиа паркы Татарстан Республикасын торгызуга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә багышланган “Республика йөзләре” күргәзмәләре циклын башлап җибәрде. Әлеге циклдан беренче күргәзмә Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев эшчәнлегенә багышланды. Укучыларыбыз әлеге күргәзмәдән бик яхшы тәэсирләр алып кайттылар.
-
Һади Такташ шигырьләрен сөйлибез 15.01.2021

Бүген гимназия укучылары арасында Һади Такташның шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсы үткәрелде. 1-11 сыйныфтан 22 укучы катнашты. Иң яхшыларны сайлап алу жюри әгъзалары өчен бер дә җиңел булмады. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.
-
Һади Такташ музеенда 14.01.2021

14нче гыйнварда, бөек татар улы Һади Такташны искә алу максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьгә багышланган музейда булдылар. Алар Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Укучыларыбыз арасында кызыклы мәгълүматны куен дәфтәренә теркәп баручылар да булды. Дөньяда аз гына вакыт яшәвенә карамастан, бик күп эшләр башкарганын, төрле җирләрдә булуын искәртеп үттеләр.Такташ иҗаты укучыларда горурлык хисләре уятты.
-
2020нче елның куанычлы нәтиҗәләре 13.01.2021

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре республика конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты-туган телдә укытуның сыйфатын күтәрү, әлеге эшчәнлек юнәлеше буенча белем бирү оешмаларының уңай эш тәҗрибәсен тарату. 2020нче елның 11 ноябрендә конкурска йомгак ясалды. Безнең гимназия 93 белем бирү оешмалары арасыннан сайлап алынып, җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Бу-гимназия коллективы эшчәнлегенә зур бәя, алга таба эшне тагы да югары дәрәҗәдә оештыру өчен стимул. Конкурста җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы ТР Дәүләт Советында уздырылды. Чарада ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтов һәм ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.
-
Һади Такташ тууына 120 ел 12.01.2021

Беренче гыйнвар-бөек татар шагыйре Һади Такташның туган көне. Аңа 120 яшь тулган булыр иде. Бүген гимназия юнармия активистлары И.Т.Абдуллин җитәкчелегендә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Укытучылар укучыларга Һ.Такташның трмыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр.




