Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Нинди һөнәр сайларга? 13.11.2020
Бүгенге көндә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре дистәләрчә ел элек кебек үк мөхим сорау булып тора. Укучыларның үз һөнәрләрен дөрес сайлавында мәктәп зур роль уйный. Балаларның өстенлекле сыйфатларын исәпкә алып, билгеле бер юнәлештә үсешкә ирешергә укытучылар ярдәм итә. Мәсәлән, бүген 11 “а” сыйныфы укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча УФСИН вәкиле тарафыннан лекция үткәрелде. Без укучыларыбызга алдагы мөхим сайлауларында ялгышмауларын һәм уңышлар телибез!
-
Бугенге лагерь темасы «Без бергә» дип аталды 06.11.2020Бугенге лагерь темасы «Без бергә» дип аталды. Укучылар «Республикам белән горурланам» дигән интеллектуаль уенда катнаштылар. Биредә отрядлар үзара көч сынаштылар. Шулай ук мастер-класста катнашып, керпе ясадылар. Без белем алырга гына түгел, спорт белән шөгыльләнергә дә өлгерәбез. Бүген «Күңелле стартлар» да узды.Көн кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Яшьләр театрына экскурсия 05.11.2020
Лагерь үз эшен дәвам итә. Бүген балалар Болак урамында урнашкан Яшьләр театрында булдылар. Биредә алар кино жанрларын искә төшерделәр,үзләрен актерлар урынына куеп, төрле эмоцияләрен курсәттеләр, мультфильм карадылар. Көннең икенче яртысында әйдаманнар Билгесез солдат, Ватан Геройлары көненә багышланган сыйныф сәгатьләрен үткәрделәр. Бу көннән укучылар үзләренә кирәкле бик күп мәгълүмат тупладылар, күп яңалык белделәр.
-
«Театр ел»ына багышланган чаралар 03.11.2020
Укучылар лагерьда күңел ачып кына калмыйлар, ә вакытны файдалы итеп тә үткәрәләр. Бүген «Театр ел»ына багышланган чаралар узды. Балалар «Мәктәптән тыш эшләр» үзәгенә бардылар. Актерлык осталыгы буенча мастер-класста катнаштылар. Укучылар арасында шигырьләр конкурсы, әдәби-музыкаль композицияләр, театральләштерелгән тамашалар үткәрелде. Көн кызыклы һәм файдалы үтте.
-
«Энҗе бөртекләре» көзге сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде 02.11.2020
2 нче ноябрь көнне «Энҗе бөртекләре» көзге сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Балалар төркемнәргә бүленеп әйдәманнары һәм бер-берсе белән таныштылар, отряд почмаклары ясадылар, лагерь җырлары өйрәнделәр. 41 нче балалар китапханәсе китапханәчесе «Куркынычсыз балачак шәһәре» дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Көннең икенче яртысында төрле уеннар, конкурслар «Идеяләр ярминкәсе», инглиз теле, музыка буенча түгәрәкләр узды.
-
Мәктәп укучылары өчен эшкуарлык күнекмәләре буенча «Идеяңны эш белән күрсәт " курсына йомгак ясалды 02.11.2020
ТР икътисад министры йөкләмәсе буенча «МастерСити» ҖЧҖ («Кидспейс» балалар шәһәре һәм «Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды «КМК») Казан шәһәренең белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында эшкуарлык күнекмәләре буенча “Идеяңны эш белән күрсәт” мәгълүмати-уен курсын гамәлгә ашырдылар. Казан шәһәренең 7б сыйныфы укучылары Сибагатуллина Адилә һәм Хәлилова Лола (кл. җитәкчесе Яруллина Г. Р.).) курсны уңышлы үтеп, сертификатлар белән бүләкләнделәр. Афәрин, эшмәкәрлек серләрен өйрәнүчеләр!
-
Мәктәп яны лагере 01.11.2020
Иртәгә, 2нче ноябрь көнне, гимназиябездә көзге мәктәп яны лагере эшли башлаячак. "Энҗе бөртекләре" лагеренең җитәкчесе Маннапова Зульфия Махмутовна. Лагерь иртәнге 8.30 сәг. кичке 15.00 сәг. кадәр эшләячәк. Барлык теләүчеләрне мәктәп яны лагеренә чакырып калабыз.
-
"Чыныгыгыз, балалар" сәламәтлек сәгате 30.10.2020
30 октябрь көнне безнең гимназиядә "Чыныгыгыз, балалар" сәламәтлек сәгате булып узды. Чара яшүсмерләргә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне кисәтүгә багышланган иде. Әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, лекцияләр слайдлар белән үрелеп барды, шулай ук төрле уеннар, викториналар оештырылды.
-
Юл хәрәкәте иминлеге көне 28.10.2020
28 октябрь көнне безнең гимназиядә «Юл хәрәкәте иминлеге көне» булып узды, аның кысаларында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Юл хәрәкәте иминлеге темасына әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, лекцияләр үткәрелде. Кайбер сыйныфлар хәтта әлеге темага плакатлар да ясадылар.
-
“Медиатолерантлык-2020 " фәнни-гамәли конференциясендә катнашу 24.10.2020
24нче октябрь көнне 5б сыйныф укучысы Сунгатова Рената (укытучысы Толстова В.И.) Россия ислам институтында узган "Медиатолерантлык-2020" төбәк (Идел буе) фәнни - гамәли конференциясендә катнашты. Катнашучылар төрле мастер-классларда катнаштылар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.