Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Чыгарылыш кичәсе 01.07.2021

Бүген гимназиябездә чыгарылыш кичәсе узды. Кешенең тормышы чыгарылыш кичәләреннән тора. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап, аерым бер тормыш мизгеле. Балалар тормышында бу зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен. Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Без укучыларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын!
-
Веселые старты 19.06.2021

19 июнь көнне лагерьда «Күңелле стартлар»спорт чаралары узды. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәттеләр һәм командалары өчен борчылдылар. Бу көнне балалар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.
-
Посещение спектакля
18.06.2021
18 июнь көнне балалар Г. Камал исемендәге театрда булдылар. Анда "Җан кисәккәем" дигән спектаклен карадылар. Укучыларга спектакль бик ошады.
-
Мәктәп лагерында "Сабантуй"бәйрәме узды 17.06.2021

Мәктәп лагерында "Сабантуй"бәйрәме узды. Илебезнең күп кенә халыкларының яраткан бәйрәме-борынгы һәм яңа бәйрәм. Бу бәйрәмдә халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре берләшкән. Балалар "Капчык киеп йөгерү", "Кашыкка йомырка салып йөгерү", "Аркан тартышу", "Чүлмәккә эләгү " һәм башка кызыклы уеннар уйнадылар.
-
День экологии 16.06.2021

Лагерь үз эшчәнлеген дәвам итә. Укучылар вакытларын бик кызыклы һәм файдалы үткәрәләр. Бүген исә көнебез балаларга экологик тәрбия бирүгә багышланган иде. Укучылар квестта, төрле конкурсларда катнаштылар, берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясадылар.
-
«Әбием сандыгы»фольклор лабораториясе узды 15.06.2021

15 июнь көнне лагерьда «Әбием сандыгы»фольклор лабораториясе узды. Балалар татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, җырладылар, биеделәр. Төштән соң тәрбиячеләр «Дан минуты» шоу-программасын үткәрделәр. Балалар әлеге тамашада бик теләп катнаштылар, үзләренең талантларын күрсәттеләр. Көн бик күңелле үтте.
-
День России 14.06.2021

Бүгенге көн лагерьда Россия көненә багышланган иде. Тәрбиячеләр балалар белән «Тарих битләре буйлап сәяхәт» , « Туган ягым , яраткан ягым», «Без тормышны сайлыйбыз!» дигән темаларына танып-белү уены, әңгәмәләр, рәсем ясау конкурсларын үткәрделәр.
-
День планетария 10.06.2021

10 июньдә лагерьга кунакка планетарий килде. Балалар чын космонавтлар ролендә булдылар, космос турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Планетарийдан соң укучылар асфальтта рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Көннең икенче яртысында тәрбиячеләр "Лагерьның мистеры һәм миссы-2021"дигән чара үткәрделәр. Ярыш барышында Гарифуллина Азалия һәм Гыйләҗев Булат җиңделәр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Болак театрында кунакта 07.06.2021

7нче июнь көнне лагерь балалары Болак театрында булдылар. Анда балалар да чарада катнаштылар, үзләрен чын артистлар итеп хис иттеләр. Театрдан соң тәрбиячеләр әкиятләр буенча КВН, «Без бөек илнең тату балалары» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Шулай ук А.С. Пушкинның туган көненә багышланган нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтчән халык уеннары үткәрелде.
-
Зооботаника бакчасында 04.06.2021

4 нче июньдә балалар Казанның "Замбези елгасы" зооботаника бакчасына бардылар. Биредә алар төрле хайваннар, рептилияләр һәм кошлар күрделәр, уен мәйданчыгында да вакыт үткәрделәр. Зоопарктан соң «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен "дигән спартакиадас узды. Көн бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.




