Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Гимназия Конфуция Институты белгечләре белән тыгыз элемтәдә тора: әледән-әле очрашулар оештырыла, ачык дәресләр уздырыла.
Опубликовано: 19.01.2016Бу елның сентябрь аеннан ук Казанның дүрт мәктәбендә эксперименталь рәвештә кытай теле өйрәтелә башлаган иде. Алар арасында безнең 1нче татар гимназиясе дә тәҗрибә уза. Көндәлек матбугат хәбәрчеләре дә гимназия сулышы белән кытай теле укытылу нисбәтеннән һәрдаим кызыксынып тора. Кытайда үз белемен сынап кайткан кытай теле укытучылары - Айгөл Айдаровна Идрисова һәм Юлия Павловна Сюндюкова укучыларны бик тырышып чит тел серләренә төшендерә. Гимназия Конфуция Институты белгечләре белән тыгыз элемтәдә тора: әледән-әле очрашулар оештырыла, ачык дәресләр уздырыла. Менә бүген дә гимназиягә, чираттагы очрашуларның кунагы булып, Казан Федераль Университетының Конфуция Институты директоры, доцент Ли Ланьи килде. 5нче сыйныф укучылары Конфуция Институты директорын кытай телендә җыр җырлап каршы алдылар. Соңрак, дәрес кысаларында, кытай телен тырышып һәм теләп өйрәнүләрен исбатладылар.
К списку новостей













