Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
«Сәләт» клубларының II гамәли семинары
Опубликовано: 14.12.20159-12 декабрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы һәм Россиянең берничә төбәгендә урнашкан «Сәләт» клубларының II гамәли семинары узды. Бу семинарда гимназиябезнең 8нче сыйныф укучылары да катнашты. Районнарда “Сәләт” клубларының эшчәнлеген ничек оештырырга, сәләтле балаларга нинди файдалы гыйльми, иҗади, шәхесне үстерүче проектларда катнашырга мөмкин, тормышта ничек уңышка ирешергә һәм башка сорауларга җавапны табу өчен “Сәләт”нең күренекле шәхесләре остаханәләр оештырдылар һәм үзләренең зур тәҗрибәләренә таянып киңәшләрен бирделәр. Биредә шулай ук «Сәләт» проектлары җитәкчесе академик Җәүдәт абый Сөләйманов, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, танылган җырчы, “Сәләт” хәрәкәтенең активисты Илназ Сафиуллин, “Ялкын” журналының баш редакторы Йолдыз Миңнуллина, психолог Венера Сөләйманова белән кызыклы очрашулар булды. “Сәләт” оешмасы чыннан да сәләтле балаларны файдалы эшләргә җәлеп итә, аларны шәхес буларак төрле яктан үстерә һәм дуслаштыра. Үткән чара - моның ачык мисалы!
К списку новостей













