Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Гимназиябездә мини-футбол уеннары уза
Опубликовано: 19.11.2015Гимназиябездә атна башыннан алып мини-футбол уеннары уза. Мини- футбол – чирәмдә уйнала торган гадәти футболга бик охшаш булган спорт төре. Гадәттә, мини-футбол матчы ике таймнан гыйбарәт булып, уен 20шәр минут дәвам итә. Футболның әлеге төре өчен каралган туп, гадәти футбол тубына караганда, күләме белән кечерәк булып, сикерү үзенчәлеге дә чагыштырмача түбәнрәк икән. Бу исә мини футбол кыры мәйданының кечкенә булуы сәбәпле, туп белән җитез идарә итә алу мөмкинлегенә бәйләнгән. Мини- футболның үзенә хас уйналу үзенчәлеге бар: уен кырында урын аз булганга, артык йөгереп йөрү мөмкинлеге юк, шуңа да каршы як капкага тиз арада һөҗүм итү ысулларын кайгыртырга кирәк. Бер уен дәвамында капкага 10-15 һөҗүм ясалырга мөмкин. Гадәти футболда исә бу сан уртача 2-3 һөҗүмнән артмый.
Спорт өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган гимназиябезнең физик тәрбия укытучысы Ринат Хәмзә улы Сираҗетдинов бу турыда : “Уен бишенчеләр (2 сыйныф), алтынчылар (3 сыйныф) , җиденчеләр(2 сыйныф) арасында булып, барлыгы 7 команда катнаша. Хәзерге вакытта командалар арасында бик матур, тигез көч сынашу бара. Барлык командалар да бик актив. Хәтта бишенче сыйныфлар да җиденчеләргә каршы торырга сәләтле. Киләчәктә мини-футболдан гимназиябезнең җыелма командасын туплаячагыбыз бик өметле! ”, - ди ул. Уңышлар сезгә, мини-футболчылар!
К списку новостей













