Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Туфан Миңнуллинга багышланган конференция
Опубликовано: 24.02.2014
21 нче февральдә – Халыкара туган тел көнендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе җирлегендә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясен оештырды.
Әлеге конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклап калу һәм үстерү өчен көч куйган бөек милләтпәрвар Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү эшендә күркәм бер чара.
1 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Э.Р. җитәкчелегендә Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр.
Татар халкының бөек артистлары Нәҗибә Ихсанова, Ирек Баһманов, Әсхәт Хисмәт, Илдус Әхмәтҗәнов безнең гимназия укучыларының чыгышын югары бәяләде. Яшь артистлар уены һәр тамашачы күңеленә хуш килде.
К списку новостей













