Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Моңлы бер җыр
Опубликовано: 13.02.202615 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Шул уңайдан бүген гимназиядә «Моңлы бер җыр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды. Чарада сәхнәләштерелгән күренешләр куелды, Муса Җәлилнең шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
«Батырлык гасырлардан гасырларга күчә» радиотапшыруы укучыларның Муса Җәлил тормышы, иҗаты турындагы белемнәрен, батыр шәхесенә хөрмәтләрен, горурлык хисләрен үстерде.
Гимназиядә «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» дигән күргәзмә оештырылды. Февраль ае дәвамында балалар күргәзмә материаллары – фоторәсемнәр, укучылар ясаган рәсемнәр, шагыйрьнең тормыш юлы, батырлыгы, иҗаты турында мәгълүматлар, шигырь китаплары белән танышты.
Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты буенча үткәрелгән квестлар, викториналар, укучылар чыгарган газеталар балаларның шагыйрь батырлыгы белән горурлануларын, аның иҗатын яратуларын күрсәтте.
Муса Җәлил – татар халкының, илебезнең йөз аклыгы! Кулындагы коралы белән дә, каләме белән дә дошманга каршы үзен аямыйча көрәшкән шагыйрь беркайчан да онытылмас, аның тормыш юлын, сугышчан батырлыгын, әдәби мирасын өйрәнү эшләре буыннан-буынга дәвам итәр.
К списку новостей













