Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Белем бәйрәме котлы булсын!
Опубликовано: 01.09.20251 сентябрь - Белем көне.
Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә көз башында укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...
Бездә дә бүген, белем бәйрәме уңаеннан, тантаналы линейка узды. Гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна барлык укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, иң матур теләкләрен җиткерде.
Шулай ук укучыларны Ак Барс банкы вәкиле Гәрәфетдинова Альбина Наил кызы да котлады, матур китаплар бүләк итте.
Быел 43 бала беренче тапкыр безнең гимназия бусагасын атлап керде. Бүгенге көннән алар өчен мавыктыргыч, кызыклы белем дөньясы үзенең ишекләрен ача. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу соңгы Белем бәйрәме.
Шулай ук гимназиябезнең 1 һәм 11 сыйныф укучылары традицион рәвештә “Киләчәк очкычы” акциясендә катнаштылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары очкычлар ясап, теләкләр яздылар, аларны 1 сыйныф укучыларына бүләк иттеләр.
Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен. Хәерле сәгатьтә! Имин еллар, якты юллар сезгә!
К списку новостей













