Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
“Кеше китә – җыры кала...”дип исемләнгән якты дөньядан киткән укытучыларны искә алу кичәсе
Опубликовано: 27.04.2013
Якты дөнья белән араларны
Өзсәгез дә инде күптәннән
Өзелмиләр хәтер җепләрендә
Үрелеп калган сезнең үткәннәр.
Һәр милләтнең олуг шәхесләре була. Исән чакта алар биниһая сәләтләре, эш-гамәлләре белән чордашларын куандырып, сокландырып яшиләр, ә инде дөньядан киткәч, сагындырып, һәрвакыт искә төшеп торалар. Нурания Каюмовна, Ләлә Исмагиловна, Джемма Хәмитовна, Наилә Таһировна, Гөлчирә Хафизовна, Рафаэль Ахуновичлар – шундый шәхесләр.
Бүген безнең гимназиядә исемнәре һәр укытучы һәм укучы күңеленә мәңгегә язылган олуг укытучыларны искә алу кичәсе үткәрелде. Соңгы елларда арабыздан киткән укытучылар Нурания Каюмовна, Ләлә Исмагиловна, Джемма Хәмитовна, Наилә Таһировна, Гөлчирә Хафизовна, Рафаэль Ахуновичларның якты йөзе, игелекле эшләре һәр баланың, хезмәттәшләренең күңелендә якты, нурлы истәлек булып яши. Балачагы ятимлектә, ачлыкта узгангамы, аеруча миһербанлы, шәфкатьле, олы йөрәкле, көчле ихтиярлы Джемма Хәмитовна; шат күңелле, һәрвакыт яшьләрчә җитез, ярдәмчел Ләлә Исмагиловна; гаиләсен, укучыларны, хезмәттәшләрен яратып, үзе дә яратылып яшәгән Нурания Каюмовна; рус әдәбияты аша һәр укучысын тормышта хөрмәткә, мәхәббәткә лаек итеп тәрбияләү өчен бөтен көчен биргән Наилә Таһировна; гимназиябездә Туган якны өйрәнү музее оештырып, ярты гасыр гомерен музей эшенә, тарих фәнен укытуга багышлаган, яз җитүгә яшь укытучыларны, укучыларны Яңа бистәдәге Татар зиратына алып йөргән Гөлчирә Хафизовна турында туганнары, балалары, гимназия директоры Г.Г.Шәмсиева, хезмәттәшләре, гимназияне тәмамлаган укучылар якты хатирәләрне яңарттылар. Искә алу кичәсендә мөгаллимнәр Э.Р. Хөснетдинова, Ф.Ш.Мустафина иҗат иткән шигырьләр, җырлар яңгырады. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Н.Зергирова, шигырь бәйгеләрендә күп тапкыр җиңүче, 9а сыйныфы укучысы Фасахов Булатның кичәне чын йөрәктән алып барулары һәр кеше күңелен мөлдерәмә тутырды. Әлеге Хәтер кичәсе, арабыздан киткән укытучылар барыбыз күңелендә дә якты истәлек булып озак сакланыр.
К списку новостей













