Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Туган телләр елына багышланган квест оештырылды
Опубликовано: 11.02.2021Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген, 11 февраль көнне, 3 нче сыйныфларда "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән квест уены узды.
Уен 5 турдан торды. Әлеге чара барышында нәни укучылар белемнәрен генә ныгытып калмадылар, ә тел белеме, әдәбият, сәнгать, гореф-гадәтләр буенча мәгълүматлар да үзләштерделәр.
Укучылар, карта ярдәмендә хәрәкәт итеп, барлык турларны уңышлы үтеп, призга ия булдылар.
Алар биеделәр дә, җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр. Г.Тукай иҗаты, Татарстан Республикасы, татар теленә һәм әдәбиятына караган сорауларга җавап бирделәр. Татар халык киемнәрен барладылар, аш-су өлкәсендә дә сынатмадылар.
Әлеге чара укучыларга бик ошады. Аларга алга таба да үз туган телләрендә аралашып, уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
К списку новостей













