Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Нәҗип Җиһановка багышланган "Музыкаль тәнәфес"
Опубликовано: 13.01.2021Гимназиябездәге “Музыкаль тәнәфес” сәхифәсенең бүгенге чыгарылышы үтә дә үзенчәлекле, бәйрәмчә булды. Чөнки бу айда безнең рухи тормышыбызда зур бер вакыйга булып үтә. 15 гыйнвар көнне композитор, педагог, профессор, СССРның халык артисты, СССР дәүләт премияләре һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик хезмәт герое Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 110 ел тула.
Шушы вакыйга уңаеннан без “Музыкаль тәнәфестә” “Нәҗип Җиһанов музыкасы айлыгы” игълан иттек. Программабызда аның әсәрләренә урын киң биреләчәк, композиторның иҗатына һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган тапшырулар эфирга чыгачак. Ә бүген исә озын тәнәфесләрдә гимназиядә барысы да аның әсәрләре белән танышып үтте.
К списку новостей













