Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Иртәнге зарядка буенча рейд
Опубликовано: 14.10.2020Белгәнебезчә, ничә еллар дәвамында бездә “Иртәнге зарядка” проекты уңышлы эшләп килә. Дәресләр алдыннан иртәнге зарядка баланың уку көненең күңелле башланып китүенә ярдәм итә. Һәр көн беренче дәрес алдыннан үткәрелә торган гимнастика тәрбия һәм сәламәтләндерү бурычларын хәл итә. Көн саен күнегүләр организмга уңай тәэсир итә, дөрес гәүдә тотышын, сулыш актларын формалаштыруга ярдәм итә, даими рәвештә иртәнге гимнастика, спорт белән шөгыльләнү гадәтен тәрбияли, уңай эмоциональ кәеф һәм сыйныфта «күмәк рух» ны стимуллаштыра. Физик күнегүләрне күмәк башкару дәресләр башланганчы ук укучыларны дисциплинага өйрәтә, оештыра, берләштерә, аларның эшкә сәләтлелеген арттыра.
Ә укучыларның күнегүләрне дөрес башкаруын, активлыгын бездә гимназиянең спорт секторы тикшерә. Көн саен иртән билгеле бер сыйныфтан спорт буенча җаваплы укучылар иртәнге зарядка буенча рейд үткәрә. Тикшерү барышында һәр сыйныфка тиешле билге куела.Мәсәлән, бу атнада әлеге эшкә 9 “Б” сыйныфы укучылары җаваплы булды.
К списку новостей













