Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Тукай безнең күңелләрдә...
Опубликовано: 22.09.2020Татар шигъриятендә Габдулла Тукай – иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.
Шуңа да гимназиябезнең Г.Тукай исеме йөртүе белән без бик горурланабыз. Бездә әлеге бөек шәхескә, аның иҗатына карата күп кенә чаралар да үтә. Бүген дә барлык сыйныфларда да “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Биредә шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, моңа карата презентацияләр, кечкенә генә фильмнар да каралды.
Чыннан да, Тукай гел безнең күңелдә. Иҗаты, моңы белән татар милләтен күтәргән әдип ул. Аның шигырьәрен һәркем белә, алар күпме телләргә тәрҗемә ителгәннәр! Без Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле , мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.
К списку новостей













