Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Яңа елга - күтәренке кәеф
Опубликовано: 26.12.2019
Яңа ел – иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне балалар гына түгел, ә олылар да ниндидер тылсымга, теләкләре чынга ашуга ышана. Инде шәһәрләрдә урамнар, парклар да бәйрәмчә бизәлде, ә бу үз чиратында бәйрәм хисен тагын да үстерә.
Без дә гимназияне әлеге бәйрәм рухына күмәргә булдык. Бирегә килүгә үк күтәренке кәеф урап ала, чөнки барлык кабинетлар да Яңа елга бизәлгән. Шуңа да без “Иң яхшы бизәлгән кабинет” конкурсын үткәреп җибәрдек. Биредә, әлбәттә, башлангыч сыйныфлар беренчелекне алдылар. Аларның сыйныфларына керү белән үк бәйрәмнең якынлашканын тоясың. Бүлмәне бизәгән күп кенә уенчыкларны балалар үз куллары белән ясаган. Моның буенча да бәйге оештырдык,ул “Яңа ел талисманы” дип аталды. Бу бәйгедә инде зуррак сыйныфлар да бик теләп катнаштылар,төрле идеяле уенчыклар, бизәү әйберләре, хәтта гирляндалар белән бизәлгәннәре дә бар иде. Шулай ук “Яңа елга плакат” конкурсы да узды. Оригиналь плакатлар да ясаучылар булды, мәсәлән, Кыш бабайны фетр һәм мамыктан ясаган 8 “Б” сыйныфы 1 нче урынны яулады. Ә иң нәни укучыларыбыз өчен аерым бәйге оештырырга булдык, алар Кыш бабайга хат яздылар.
Әлеге күп сандагы конкурслар, чаралар белән декабрь ае үткәне сизелмәде дә. Укучылар икенче чиректәге уңышлары белән горурланып, күтәренке кәеф белән каникулга чыга алалар. Киләсе елга тагын да зур үрләргә ирешергә аларга!
К списку новостей













