Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Әниләр – илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны бирүчеләр.
Опубликовано: 25.11.2019
Әниләр – илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны бирүчеләр. Алар хакында күпме генә дан җырласак та, нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, аз булыр сыман тоела. «Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», дип җырлана бит җырда да. Әлеге хөрмәт бер көнлек кенә түгел, ә гомерлек булырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм.
Бүген бездә әниләргә багышланган сыйныф сәгате үтте. 4 “В” сыйныфы укучылары белән әниләрнең бала өчен иң якын кеше булуы, ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшү алып барылды. Укучылар үзләренең әниләре турында да яратып сөйләделәр, әниләрнең иң гүзәл сыйфатларын атадылар. Аларга ана хәстәрлеге һәм сабырлыгы белән доньяда иң зур һәм нык ныгытма – гаилә төзелә икәне аңлатылды. Димәк, Туган илебез киләчәге дә алар иңендә. Балалар әлеге дәрестән чиксез хөрмәт, мәхәббәтләрен белдерү, җиңел булмаган тормышы, хезмәте алдында баш ию һәм үзләренең күңел яктылыгын бүләк итү – аларның әниләре алдында куелган бурычлары икәнен аңладылар.
К списку новостей













