Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Гимназиябездә үзидарәчелек эшчәнлеге
Опубликовано: 20.09.2019
Заманча методик әдәбиятта укучылар үзидарәсе сүзтезмәсе астында иҗтимагый әһәмияткә ия максатларга ирешү өчен карарлар кабул итүдә һәм аларны тормышка ашыруда балаларның мөстәкыйльлеген үстерүне тәэмин итүче укучылар коллективының тормыш эшчәнлеген оештыру формасын аңлыйлар. Әлеге эш безнең гимназиябездә дә бара.
Үзидарә бүлекләренең министрлары тавыш бирү ысулы белән инде билгеләнде һәм барлык укучылар да эшкә тотынды. Алар үзләренең вазыйфалары белән янәдән таныштылар, аерым бер төгәллекләр керттеләр. Алдагы уку елындагы эшчәнлекләрен искә төшереп, анализладылар һәм бу елга эш планы буенча фикерләр алыштылар.
Үзидарә - шәхеснең уникальлеген күрсәтү, аралашу тәҗрибәсен туплау, авырлыкларны җиңеп чыгу, кылган гамәлләре өчен җаваплылыкны сынап карау, җәмәгать тәҗрибәсен үзләштерү мөмкинлеге. Әлеге сыйфатлар укучыларыбызга алдагы тормышларында җәмгыятьтә үз урыннарын табарга һәм югалып калмаска ярдәм итәчәк.
К списку новостей













