Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
У нас учат: | 42 преподавателя |
Новости гимназии №1
Хәйрия ярминкәсе узды
Опубликовано: 14.09.2019
Бүген Казанның “Калейдоскоп” дип аталган паркында хәйрия ярминкәсе узды. Безнең гимназия укытучылары һәм укучылары, мәктәп хезмәткәрләре дә әлеге чарада катнаштылар. Сатып алучыларга төрле ризыклар, кул эшләнмәләре, бәйләнгән әйберләр тәкъдим ителде. Ярминкәдә барлык сыйныфлар да актив катнашты, берәү дә читтә калмады. Биредә сатудан җыелган акча аерым игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен тотылачак.
Укучыларыбыз шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәмгә килү, кеше хәленә керә белү төшенчәләрен яхшы аңлый. Шуңа да балалар һәм аларның ата-аналары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашындагы ярминкәләр үткәрү безнең гимназия өчен һәрчак бәйрәм.
К списку новостей