Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 636 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
У нас учат: | 42 преподавателя |
Новости гимназии №1
Гаилә - бәхет учагы
Опубликовано: 12.09.2019
Гаилә – һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз, тормышыбызның нигезе.
Бүген, 12 сентябрь көнне, бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү максатыннан гимназиябездә “Гаилә – бәхет учагы” дип исемләнгән класс сәгате үтте. Ата-ананың балалар өчен нинди югары урында торулары, гаилә мөнәсәбәтләре, андагы аралашу турында сөйләшүләр алып барылды. Укучылардан гаилә сүзенең мәгънәсен ничек аңлаулары соралды һәм әлеге төшенчә аларга киңрәк аңлатылды.
Бала ул – гаиләнең көзгесе. Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Шуңа да гаилә – һәр кешенең тормышындагы иң мөһим кыйммәтләрнең берсе, дип саныйбыз.
Үз өендә бәхетле булган кеше генә бәхетле була ала, диләр халыкта. Бу сүзләр белән килешмичә булмый, чөнки, чыннан да, бәхетнең башлангычы – гаиләдә.
К списку новостей