• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

Мәңге хәтердә

Опубликовано: 06.09.2019

Бөек Ватан сугышы тәмамланганына инде күпме вакыт үткән, ә кешеләрнең күңелендә ул дәһшәтле еллар китергән авырлык, безнең бүгенге көнебез, киләчәгебез өчен көрәшкән батырлар, тылдагылар кичергән ачлык һ.б. мәңгелек эз булып яткан.
2020 нче елның 9 нчы маенда Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Без дә әлеге зур чарага инде уку елы башыннан ук әзерлекне башладык, ә бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүгә багышланган дәресләр дә үтте. Укучылар үткәннәр белән кызыксындылар, сораулар яудырдылар, үзләре дә төрле фикерләре белән чыгыш ясадылар. Фильм һәм презентация дә күрсәтелеп үтелде, балаларга барысы да кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Көне буена укучылар музейда үзләренә кирәкле мәгълүмат ала алдылар һәм белем тупладылар. Балалар үткәннәр белән күбрәк кызыксыныр һәм бу аларга файдага булыр дигән максат белән тарих дәресләре дә биредә үтә башлады.
Бөек Ватан Сугышы безнең һәрберебезгә дә бәйле. Ул кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Шуңа бүген яу кырыннан әйләнеп кайтмаган ватандашларыбызның якты истәлеге хөрмәтләп искә алынды. Тылда Бөек Җиңүне чүкеп ясаган бөек хезмәткәрләрнең батырлыклары да хәтердән чыгарылмады.
Безнең илебезнең аяз күк йөзен кара болытлар капламасын өчен үзләрен аямыйча сугышкан ватандашларыбыз алдында без баш иябез. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам иттерү, туган җирнең байлыкларын арттыру – яшь буынның изге бурычы булып тора. Ә хәтер иминлеккә һәм чәчәк атуга юнәлдерелгән изге гамәлләрдә яши. Шуңа да укучыларны бүгенге тынычлыкның, иминлекнең кадерен белергә һәм яхшы эшләр белән дөньяны матурларга өйрәтү безнең төп бурычларның берсе булып тора.



К списку новостей