Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Халыкара хәйрия көне уңаеннан дәрес үткәрелде
Опубликовано: 05.09.2019
«Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең». «Яхшылык ташны да эретә». «Игелекле эшнең иртәсе-киче юк». Бу һәм тагын шундый миллионнан артык мәкаль-әйтемнәр безне мәрхәмәтле, киң күңелле, намуслы, кешелекле булырга өйрәтәләр.
Төрле финаллы күпме генә әкият язылмасын, фильмнар төшерелмәсен —яхшылык яманлыкны барыбер җиңә. Тормышта да шулай. Без дә моңа ышанабыз.
Бүген, 5 нче сентябрь, Халыкара хәйрия көне. Гимназиядә дә әлеге темага багышланган класс сәгатьләре үтте. Укучыларны игелекле булырга, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга, хөрмәт белән карарга өндәделәр. Шулай ук яхшы эшләр үз теләгең белән, йөрәктән булырга тиеш икәнлеге дә искәртелде.
Игелеклелек кануннары буенча эш итү-ул матур, мактаулы, чөнки игелекле эшләр һәм гамәлләр гасырлар буена яши. Безнең укучылар да игелекле, әдәпле, кешелекле шәхесләр булып ирешерләр дип ышанабыз. Мәңгелек әхлакый төшенчәләр: кешелеклелек, игелеклелек, намуслылык һәрвакыт кирәк һәм үзебезгә терәк булачак. Бу хакта онытмагыз!
К списку новостей













