Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
4нче сыйныфлар башлангыч мәктәп белән хушлашты...
Опубликовано: 24.05.2017"Шатлыклар - күңелебездә, ал кояш - күгебездә, килегез безгә кунакка - 24нче май, сәг.10да " Чыгарылыш кичәсе" була бездә!" дигән үз куллары белән эшләнгән чакыру кәгазьләре таратып , 4нче сыйныфлар укытучыларын үзләренең бәйрәмнәренә чакырды. " Чыгарылыш кичәсе" 4нче сыйныфлар өчен шартлы төстә генә әйтелсә дә, әлеге бәйрәмнең эчтәлеге юк түгел: "беренче укытучы" төшенчәсе алар өчен хәзер башлангыч мәктәп белән бәйле булып калачак, бер сыйныфта утырып уку да кабинеттан-кабинетка йөреп белем алу белән алмашыначак ... Ә бүген исә алар 4ел буе белем биргән беренче укытучылары белән "Чыгарылыш кичәсе"н бәйрәм итте. Бу уңайдан актлар залында бәйрәм концерты оештырылды. Улларының һәм кызларының мәктәптәге тәүге чыгарылыш кичәсен карарга балаларның әти-әниләре килгән иде. Беренче укытучы белән саубуллашу моңсулыгын татып өлгергән, күңелләрендә зур үсү шатлыгын һәм , шул ук вакытта, балачакның кабатланмас мизгелләрен саклап калган 4 ел вакытның үтеп киткәнлеген аңлап та өлгермәгән укучыларга гимназиянең директоры Г. Г. Шәмсиева күңел түрләреннән чыккан иң якты, матур теләкләрен җиткереп, 4нчеләрне бәйрәмнәре белән котлады. Тора- бара сүз балаларның үзләренә бирелде: шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды... Ахырда сүз ата- аналарга тапшырылды. Алар да үзләренең күңел түрләреннән чыккан теләкләрен беренче укытучыларына, гимназия идарәсенә җиткерде.
К списку новостей













