Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ чыңлады...
Опубликовано: 23.05.2017Ак алъяпкыч, көрән форма-күлмәк, ак бантлар ... Кемнәрне генә дулкынландырмый да, кемнәрне генә дистәләгән еллар артка - балачагы белән саубуллашкан үз чорының соңгы кыңгырау кичәсенә алып кайтмый икән?! Гимназия ел саен ничәмә-ничә баласына “канат куя”. Менә быел да ул 20 баласын очар кош итеп, үз канаты астыннан олы тормыш юлына “очырды”. Ак алъяпкычларында ак канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Соңгы кыңгырау – кеше гомерендә бик җитди төстә бары бер тапкыр гына кабатлана торган мөһим вакыйга. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары да соңгы кыңгырауны үзләренең хәтерләрендә озак еллар саклар. Соңгы кыңгырау кичәсенә алар бер-ике ай алдан бик тырышып әзерләнде, кичәгә әти-әниләрен, укытучыларын чакырганнар иде. 11нчеләргә хәер-фатихаларын бирергә педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе И. Г. Хадиуллин һәм педагогика фәннәре докторы, профессор, гимназиябезнең фәнни җитәкчесе Ф. Ф. Харисов та килгәннәр иде. Кичәнең программасы укучыларның үзләре иҗат иткән заманча әсәрләр аша сугарылган булуы белән аерылып торды. Ахырда сүз укытучыларга һәм ата-аналарга бирелде. 2017нче елгы чыгарылышлар өчен соңгы мәртәбә кыңгырау тавышы яңгырады!
К списку новостей













