• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

СЕМИНАР: "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылган педагогик технологияләр"

Опубликовано: 13.04.2017

Бүген гимназиядә " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылган педагогик технологияләр" дип исемләнгән СЕМИНАР узды. Семинар ахырында филология фәннәре кандидаты, Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе доценты М. М. Шәкүрова катнашында, шушы ук исемдә "түгәрәк өстәл" дә оешты. Семинарны оештыруда КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе мәгариф бүлеге һәм Г. Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясе көч куйды. Семинарның программасы гимназия идарәсе тарафыннан җентекләп төзелде. Кунакларны каршылау һәм теркәү эшләре иртәнге сәг. 8.00дән башланып китте. Гимназия турында фильмнар караганнан соң, семинарда катнашучылар гимназиянең музеена юл тоттылар. Гимназиядә эксперимент буларак өйрәтелүче кытай теле дәресенә битараф кала алмадылар кунаклар. Соңрак, семинарның төп темасы булган татар теле һәм әдәбияты дәресләренә рәхим итеп, башлангыч һәм урта сыйныфларда ачык дәресләр карадылар. Профессиональ дәрәҗәдә саллы һәм гадәти булмаган ачык дәресләр күрсәткән югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Ф. Ф. Галиевага, Э. Р. Хөснетдиновага, беренче категорияле укытучылар - З.Н. Шиһаповага, И. Г. Хәмитовага һәм кытай теле укытучысы А. А. Идрисовага олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Open Meetings программасын кулланып "түгәрәк өстәл" оештыруны үз өстенә алган гимназия идарәсе кунакларга гимназиянең бердәм мәгълүмати белем бирү мәйданы хакында сөйләде. Семинар укучылар чыгышы, концерт номерлары белән бергә чиратлашып барды. Узган семинарга нәтиҗәләр ясалгач, гимназия ашханәсе пешекчеләре кунакларны аш-су белән сыйлады. 



К списку новостей