• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

11 апрель - Макулатура тапшыру көне

Опубликовано: 01.04.2017

Йөз килограмм макулатура – бер агачны, ә бер тонна макулатура, димәк, дүрт кубометр агачны саклап кала! Еш кына икенчел чималны эшкәртүгә тиешле игътибар бирмибез. Йөзләрчә килограмм макулатура йорт янындагы чүп контейнерына ыргытыла. Гимназиядә исә макулатураны әрәм-шәрәм итүгә юл куелмый. Һәрбер укучы елга ике мәртәбә – көзен һәм язын әлеге изге эшкә үз өлешен кертә. Һәрбер сыйныф макулатура тапшыру көненә алдан әзерләнә: һәр сыйныф җитәкчесе үз укучысының алып килгән макулатурасын үлчәп, аерым бер дәфтәргә теркәп бара. Макулатура тапшыру өчен билгеләнгән аерым бер көндә һәр сыйныф үз макулатурасын китапханәчегә тапшыра. Китапханәче, үз чиратында, һәр сыйныф туплаган макулатураны үлчәп, үз кенәгәсенә теркәп бара. Бу эштә гимназия үзидарәсенең президент һәм министрлары да катнаша: дәфтәрнең тимер энәләрен, китапларның тукыма тышчасын, тимерчыбык каптырмаларын алдан ук кубарырга кирәк. Бер мәртәбә кулланыла торган кәгазь савытлар, йомырка кабы, янган яки юешләнгән кәгазь, “ялтыратылган” журналлар макулатурага кабул ителә алмый... Ахыр килеп, спорт белән шөгыльләнүдән чыныгу алып өлгергән өлкән сыйныфта укучы егетләребез,  җыелган  макулатураны махсус килгән машинага   җитез генә  төяп озата... 



К списку новостей