Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
21 февраль - Халыкара ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ!!!
Опубликовано: 21.02.201721 февраль - Халыкара ТУГАН ТЕЛ көне. Бу олы бәйрәм көненә гимназиядә аерым зур игътибар һәм ихтирам күрсәтелә һәм ел саен грандиоз рухта зурлап билгеләп үтелә. Беренчедән, безнең гимназия укучылары өчен ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ , ким дигәндә, елына ике мәртәбә кабатлана! 21 февраль һәм 26нчы апрель бездә “игезәк бәйрәм” санала һәм апрель аенда уза торган ТУКАЙ ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ кебек милли югарылыкта аерым бер хасият илә күркәмлек вә нәзакәтлек белән бәйрәм ителә. Болай да милли мәктәп булганлыктан һәм 2016нчы елда гимназиягә Тукай исеме дә бирелеп, хәзерге вакытта мәктәбебез горуранып Тукай исемен йөрткәнлектән ТУГАН ТЕЛ БӘЙРӘМЕНЕҢ елга ике булуы безнең гимназиягә гайре табигый вә гаҗәп хәл булып тоелмый. Киресенчә, “игезәк бәйрәм”нең икесе дә тигез дәрәҗәдә бәйрәм ителә. ТУГАН ТЕЛне ТУКАЙдан, ТУКАЙны ТУГАН ТЕЛдән аерып булмаган кебек бу бәйрәмнәрне бер-берсеннән аерып карау хәрәм булыр иде... Актлар залында бүген шаулап-гөрләп ТУГАН ТЕЛ БӘЙРӘМЕ узды. Тәрбияви эчтәлекле рухта оештырылган бәйрәм кичәсе өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э. Р. Хөснетдиновага рәхмәтебезне җиткерәбез. Тукай һәм ТУГАН ТЕЛ образларына җан өрү - бәйрәмнең кульминацион өлеше - нур өстенә нур булды, дияр идем, чөнки нәкъ менә бу алымда татар халкына хас булган милли кыйммәтләр дә чагылыш тапкан, ТУГАН ТЕЛгә мәдхия җырланган һәм телебезнең киләчәге мәңгеләштерелгән булуы су астындагы мәрҗән кебек яшерен вә серле һәм туган теленең кадерен бөтен барлыгы вә җан-тәне белән аңлаган кеше өчен тонык суда чагылган сурәт кебек ачык иде.
К списку новостей













