• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

Безнең "Тукай варислары" "Җәлил варислары" китабын тәкъдир итү кичәсендә катнашты

Опубликовано: 15.02.2017

15 февраль көнне 4 б сыйныфы укучылары,сыйныф җитәкчеләре А.Р. Фәсләхова белән берлектә,Муса Жәлил музей-фатирына сәяхәт кылдылар. Шагыйрь үзе дөньяга килгән көндә безне – Г. Тукай исемендәге 1нче гимназия укучыларын кунакка - яшь, әмма да инде танылып өлгергән шагыйрьләребез Л. Шәех һәм Р. Сәлах авторлыгында иҗат ителгән “ Җәлил варислары” китабын тәкъдир итү кичәсенә чакырулары безнең өчен аерым бер олугъ мәртәбә вә абруй булды. Безне кадерле кунак итеп чакырып, каршы алып озатып калганнары өчен Муса Җәлил музей - фатиры хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Татарстан китап нәшриятында чыккан бу китапта Муса Жәлил шигырьләре, биремнәр, кроссвордлар, сораулар, бик күп кызыклы мәгълүмат тупланган. Китап авторларының үзләрен күреп- танышу укучыларыбызда аеруча кызыксыну тудырды.
Кичәне музей хезмәткәрләре башлап жибәрде. Алар Муса Жәлилнең биографиясен искә төшерде. Л. Шәех М. Жәлилнең батырлыгы, ялкынлы шигырьләре турында сөйләде. - Яңа гына басылып чыккан китап аркылы да, без Жәлилебезгә хөрмәт, игътибар белдерәбез, - диде ул. Бөек шәхесләребезне күңелдә йөртергә, хөрмәт итәргә өндәде. Укучыларны китап яратырга, әдәбиятны, халкыбызны, шәхесләребзне өйрәнергә һәм белергә чакырды.
Икенче булып сүз язучы Р. Сәлахка бирелде. - Әлеге китапны бастырып чыгару уе барлыкка килгәч, без эшне шушы фатир-музейдан башладык. Менә хәзер дә Муса Жәлил күрше бүлмәдән чыгар төсле…, - дип сүзен дәвам итте Р.Сәлах - Бастырылган китап иң беренче чиратта балалар өчен, алар аңлап-укый торган шигырьләр генә тупланган монда дип өстәде ул. Табышмаклар әйтеп, залда утырган укучыларыбызны жанландырып жибәрде.
А. Галиева Муса Жәлил чыгара башлаган журналны үзе белән алып килгән иде.
Кичә шигырьләр, жырлар белән чиратлашып барды. Килгән язучыларыбыз акыллы, тәртипле булырга өндәде. Очрашу ахырында язучыларыбыз рәхәтләнеп укучылар белән сөйләште, имзалар тапшырдылар.
4 б сыйныфы укучылары әлеге очрашудан канәгатьләнеп кайтты, кичә бик кызыклы һәм эчтәлекле булды дигән нәтижәгә килделәр.



К списку новостей