Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
36 ел гомерен 1нче гимназиягә багышлаган Татарстанның атказанган укытучысы Н.Г.Гыймадиевның 75 яшьлек юбилей кичәсе.
Опубликовано: 19.01.2017Бүген бездә 52 ел бөтен көчен, сабырлыгын ,сәламәтлеген балалар укытуга багышлаган бөек укытучы, бик күп укытучыларның укытучысы булган Татарстанның атказанган укытучысы Н.Г. Гыймадиевның тантаналы юбилей кичәсе булып узды. Мәшһүр укытучының олы юбилеен хөрмәтләп, аның шәхесен зурлап тантаналы кичә уздыру идеясен гимназиянең директоры Г.Г. Шәмсиева җиткерде. Н. Г. Гыймадиевны якыннан белгән, аның белән шактый еллар бергә эшләгән олпат тәҗрибәле укытучы Э. Р. Хөснетдинова тантаналы кичәне оештыруга бик теләп алынды. Матур мәшәкатьле кичәнең барышына барлык укытучылар коллективы үзеннән әзме-күпме өлеш кертеп, барчасы үзенчә ямь өстәргә тырышты. Гомуми эш тәҗрибәсе 52 ел булган укытучылар Татарстан буенча да бик сирәктер ул. Менә шундый сирәк шәхесләрнең берсе булган физика укытучысы Н.Г. Гыймадиев 36 ел гомерен нәкъ менә 1нче Татар гимназиясенә багышлый. Мәктәп тормышында фәнни һәм педагогик хезмәтне бергә үреп алып бара ул. Укучыларны гына түгел, ә 30 ел буена физмат студентларын да укытучы булу серләренә төшендерә . Шәһәр шартларында физиканы татар телендә укыткан бердәнбер укытучы буларак таныла.Татар мәктәпләре өчен татар телендә дәреслекләр язып, бик күп методик әсбапларга рецензент буларак тарихка кереп калган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган юбиляр укытучыларын котларга гимназияне төрле елларда тәмамлаган укычылар да, күп еллар бергә - бер коллективта эшләп, хәзерге вакытта барчасы лаеклы ялда булган коллегалары да килгәннәр иде. Гаҗәеп шәхеснең гомер бәйрәме искиткеч истәлекле ядкарь буларак гимназия тарихына өстәлде.
К списку новостей













