Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
«Вечер поэзии» рус әдәби шигърият кичәсе
Опубликовано: 26.10.2016Рус теле атналыгы уңаеннан , 1 Б сыйныфы укучылары , сыйныф җитәкчеләре Гөлсаф Ильясовна белән берлектә, “Вечер поэзии” дип аталган рус әдәби шигърият кичәсендә катнашып, Совет чорының балалар өчен иҗат иткән иң атаклы әдипләреннән 3 шәхесне искә алдылар. Алар арасында иң өлкәне һәм иң кыска гомерлесе булуына да карамастан, хәзерге вакытта телевидениядән барган мөһим тапшыруга - "Жди меня" ( "Найти человека") тапшыруына нигез салучы язучы-шагыйрә Агния Бартоның биографиясе белән кыскача таныштырып үттеләр, сәнгатьле итеп аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә ахырында укучылар А. Барто иҗаты буенча төзелгән уеннарда катнаштылар. 2016 ел кино елы булу уңаеннан, шагыйрәнең әсәрләре буенча төшерелгән кинофильмнар турында да әйтелде. Искә алынган икенче бер шәхес - Русия һәм Советлар Берлеге гимннарына сүзләр язган танылган балалар шагыйре Сергей Михалков. Беренче шигырен Михалков 15 яшендә бастырып чыгарган. Бүгенге көнгә аның 400 мең данә китабы сатылганлыгы билгеле. Сергей Михалков әлеге өч шәхес арасында иң озын гомерле балалар иҗатчысы дисәк тә, ялгыш булмас , ул 1913 елның 13нче мартында дөньяга килә һәм 2009 елның 27нче августында 96 яшендә вафат була. Чираттагы әдип - Борис Заходер. Ул «Винни-Пух маҗаралары», «Мэри Поппинс», «Питер Пэн», «Алиса могҗизалар дөньясында» кебек әкиятләрне рус теленә тәрҗемә итә. Шулай ук , ул Иоганн Гете хезмәтләрен тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнә. Танылуны Борис Заходерга нәкъ менә аның тәрҗемә әсәрләре китерә. Тәрҗемәләренә нигезләнгән Союзмультфильм мультфильмнарында инде менә ничәмә-ничә буын тәрбияләнә. Кыскасы , балалар әдипләренә багышланган рус әдәби шигърият кичәсе катнашучылар һәм тамашачылар өчен дә бермә – бер файдалы булды. Балалар һәм олылар да үзләренең белемнәрен баетты.
К списку новостей













