• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

BRAIN-RING «Кызыклы фактлар» интеллектуаль уены

Опубликовано: 14.10.2016

14 октябрь көнне 6 А һәм 6 Б сыйныфлары катнашында инглиз телендә брейн-ринг «Кызыклы фактлар» интеллектуаль уены үткәрелде. Алтышар укучыдан торган 2 команда инглиз телендә пассив юнәлешне куллану күнекмәләре буенча үзара көч сынашты. Уен барышында төрле категориядәге сораулар яңгырады: “ Уйлап табучылар һәм ачышлар”, “ Кайда нәрсә үстерәләр?” , “Китаплар һәм язучылар”, “Автомобильләр” , “Болар нәрсәдән ясалган?”. Санап үтелгән категорияләрдәге сорауларны сайлаган вакытта, укучы сорау-җавап кыйммәтен дә атарга тиеш иде. Дөрес җавап алынган очракта, аңа үзе сайлаган “җавап хакы” “евро валютасы”нда тапшырылды. Әгәр җавап-җөмлә тулы булмаса, җавап биргәндә грамматик хаталар күзәтелсә, үзе сайлаган “җавап хакы”ның яртысы гына “евро валютасы”на күчте. Командалар уен мәшәкатьләре белән мәшгуль чагында, 2 А, 2 Б, 2 В сыйныфы укучылары “How are you ?” җырын башкарды. Тамашачы укучыларга да ошаткан командалары өчен җанатарга мөмкинлекләр бирелде: кайбер сорауларга өстәмә җаваплар тамашачылардан алынган очракта, аларга “смайлик”лар тапшырылды. Уен ахырында тамашачылар үзләренең “смайликлар”ын үзләре ошаткан командага тапшырып , шул командага үзеннән “ярдәм очко” кертә алды. 



К списку новостей