Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
1нче октябрьдән әзерлек курслары башланды
Опубликовано: 01.10.2016Киләсе уку елында беренче сыйныфка керергә әзерләнүче балалар өчен октябрь аеннан башлап гимназия базасында әзерлек курслары оештырыла. Беренче сыйныфка укырга керү өчен түләүле дәресләрдә шөгыльләнү, әлбәттә, мәҗбүри түгел. Әмма яңа уку елы башлану белән үк, әле нәкъ бер елдан беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларының аң-белемгә ихтыяҗларын алдан кайгыртып, балаларның әти-әниләре әлеге курслар хакында актив кызыксына башлый. Ихтыяҗның зурлыгына карап, булачак беренче сыйныфлар өчен гимназиядә шимбә дәресләре оештырыла. Әзерлек курсларының башлануын хәбәр итеп, 1нче октябрь көнне сәг.10да гимназиядә ата-аналар һәм балалар өчен җыелыш узды.
К списку новостей













