Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Гимназия ике сайлау участогы ролен башкарды
Опубликовано: 19.09.2016Гимназия идарәсе һәм сайлау комиссиясендәге кайбер укытучылар 18нче сентябрь - ял көне булуына да карамастан, якшәмбе иртәсен көндәлек эш режимында каршы алды. Бу көнне үзенең гражданлык бурычын үтәргә ашыккан меңәрләгән кешегә берүк вакытта ике сайлау участогы ( №51 һәм №52 сайлау участоклары ) ролен үтәде гимназия. Югарыда атап үтелгән сайлау участокларын үзенә берләштергән гимназиядә Казанның Девятаев, Д.Али, Зайцев,К.Якуб, Кызыл Татарстан, Меховщиков, М.Гафури, Эш Урамы, Казан автовокзалы, Порт урамнарында урнашкан йортларда яшәгән халыкка иртәнге 8сәг.тән алып, кичке 20сәг.кә кадәр хезмәт күрсәтелде. Шулай ук, төрле сәбәпләр аркасында, үзләренең беркетелгән торак-территориаль яшәү урынында тавыш бирә алмаган студентлар да “беркетелү таныклыгы” документы белән сайлау участокларына кабул ителде. Ассызыклап үтәргә кирәк: тавыш бирүчеләр арасында яшьләр күп иде. Сайлаганнан соң тапшырылган “Мин тавыш бирдем” льготалы беләзекләре дә сайлау көненә оригинальлек өстәде.
К списку новостей













