Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
“Шигырь бәйрәме” бәйгесе
Опубликовано: 14.04.2016“Тукай айлыгы” уңаеннан оештырыла торган чаралар дәвам итә. Берничә көн алдан Тукай иҗатын күңелдән уку буенча һәр аерым сыйныф эчендә ярыш игълан ителгән иде. Һәр сыйныфтан(5-10кл) җыелган “Иң шәп нәфис сүз осталары” бүген гимназия күләмендә Тукай иҗаты буенча үткәрелгән “Шигырь бәйрәме” бәйгесендә катнашты. Тукай иҗаты татар, рус, инглиз телләрендә яңгырады. Бәйге ахырында гадел жюри әгъзалары тарафыннан урыннар билгеләнде. 1-3 урын алучыларга – дипломнар, ә “Иң оста башкаручы”,“ Иң күләмле шигырь сөйләүче”,“ Иң актив сыйныф”, “Тукай оныклары” номинацияләрендә җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Быел район күләмендә уздырылган “ Тукай- күңелләрдә” бәйгесендә беренчелекне яулаган, “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” дип аталган шәһәр күләмендәге бәйгедә Ш дәрәҗә лауреат дипломына лаек булган 8”А” сыйныфы укучысы Д. Фаекова илһамлы кичәне йомгаклап куйды. Ул инде бүген узган бәйгедә тик тамашачы һәм «эксперт» буларак катнашты. Бүгенге кичә иҗади укучылар күңеленә хуш килде. Чиратта мондый бәйге башлангыч сыйныфлар арасында да көтелә.
К списку новостей













