Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Озын толым, озын толым...
Опубликовано: 05.03.2016
Озын толым, озын толым... өзгәләнә күңел кылым…
Халкыбызның күп кенә матур традицияләре һәм гореф-гадәтләре онытылуга таба бара, ләкин әле чәч толымнарын озын итеп үстерергә яратучы кызлар бар. Безнең гимназиядә дә аз түгел алар. 4нче март көнне якынлашып килүче Халыкара хатын –кызлар көнен истә тотып, 5-10нчы сыйныф кызлары катнашында “Озын толым” бәйгесе узды. Бәйге “ Үзем турында – үзем” , “ Толымнарның сере”, “ Мәктәп өчен прическа ясау һәм аны рекламалау” конкурсларыннан гыйбарәт булып, “ Иң озын толымлы кыз” номинациясендә өч урын билгеләнеп, җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Калган номинацияләр ( “Иң оста һәм җор телле”, “ Иң тапкыр” , “ Иң сөйкемле” һ.б.) берәр урынга хисапланып,кызларның барысы да үз номинацияләрендә грамоталар белән бүләкләнде. Барлык катнашучы кызларны уңышлары белән котлыйбыз , аларның һәрвакыт шундый сокландыргыч, серле һәм сөйкемле булып калуларын телибез!
К списку новостей













