• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Верхнеуслонский
  • Школы
  • МБОУ «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының "Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1
Телефон: +7(843)-793-03-56
E-Mail: matschool@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Матюшинская СОШ"
Руководитель: Шарафеева Римма Анваровна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 46
У нас учат: 14

Новостной блок

В добрый путь, дорогой выпускник!

Опубликовано: 25.05.2023

             Хәерле юл, кадерле чыгарылыш сыйныф укучысы!

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме туган мәктәбе һәм кадерле укытучылары белән хушлашкан балалар хәтерендә мәңгегә калачак. Шулкадәр еллар эчендә туганнары булып киткән укытучыларның котлаулары, үгет-нәсихәтләре, ата-аналарның күңелгә үтеп керерлек нотыклары һәм шулай ук дулкынланган чыгарылыш сыйныф укучыларының җавап сүзләре беркайчан да онытылмаячак.

        Матюшино мәктәбендә узган “Соңгы кыңгырау” тантанасында «Бердәм Россия» партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова катнашты, ул 9,11 сыйныф укучыларын җылы котлады, аларга район башлыгы Марат Зиатдиновның котлау открыткаларын тапшырды. Котлауларга Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов; Матюшино мәктәбен тәмамлаучы, авылның мактаулы кешесе Шәүкәт Җәләлетдинов; 1941 елда беренче класска укырга кергән Сания апа Фәйзуллина да  кушылды. Балаларын Рамилә Зарипова, Фәнис һәм Әлфия Җиһаншиннар кайнар котладылар. Аларның һәрберсе балаларны бәйрәм белән чын күңелдән тәбрикләде, чыгарылыш укучыларына иң игелекле, күңелгә үтеп керерлек теләкләрен белдерде: якты һәм уңышлы булу, үз алдына иң кыю бурычлар кую һәм аларны тормышка ашыру, игелекле һәм ярдәмчел булу, үз авылыңны һәм туган мәктәбеңне  беркайчан да онытмау, үз Ватаныңның патриоты булу.

    Соңгы кыңгырау көнендә  без уку елына йомгак ясыйбыз. Фәридә Рәхимҗан кызы конкурслар  һәм олимпиада хәрәкәтендә катнашу нәтиҗәләре буенча Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыкларының  күп кенә дипломын һәм Рәхмәт хатларын мәктәп укучыларына һәм укытучыларына тапшырды. Бигрәк тә 11 сыйныфны тәмамлаучыларга лаеклы бүләкләр тапшыру күңелле булды: ОБЖ предметы буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этап җиңүчесе, йомгаклау этабында катнашучы Руслан Зариповка, «Искиткеч вожатый» республика конкурсының муниципаль этабы призеры Никита Анисимовка дипломнар, ә  Илгизәр Гаделшинга “II дәрәҗә Юнармия батырлыгы " медале тапшырылды.     .

    Быел Матюшино урта  мәктәбенең  яңа бинага кучуенә 30 ел тула. Шул уңайдан мәктәп директоры Римма Шәрәфиева барысын да әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм бөтен коллектив исеменнән Фәридә Рәхимҗан кызы Янтыковага  һәм Илдус Әнвәр улы Шәрәфиевка рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

     Мәктәпне тәмамлау- тантаналы һәм күңелгә үтеп керерлек вакыйга, аннан тормыш юлының  иң кызыклысы башлана. Ләкин бу иң җаваплы вакыт –имтихан тапшыру, һөнәр алу, тормыш юлын сайлау вакыты. Сезнең уңышларыгыз, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм укытучылар өчен аларның мәхәббәте, сабырлыгы һәм кайгыртуы өчен бүләк булсын. Хәерле юл, сезгә, хөрмәтле укучылар!

 



К списку новостей