Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
E-Mail: | matschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 46 |
У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Праздник «Науруз»
Опубликовано: 21.03.2022«Нәүрүз» бәйрәме.
21 март көнне Матюшино урта мәктәбендә "Нәүрүз" - милли бәйрәме-язгы көн белән төн тигезләшү көне үткәрелде. Әлеге чараның максаты-укучыларда патриотизм, үз халкы, үз Ватаннары өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Загирова Раушания Васыйл кызы һәм Закирова Римма Шәүкәт кызы оештырдылар. Чарада балалар шигырь сөйләделәр, җырлар башкардылар, халык уеннары уйнадылар. Һәм, әлбәттә инде, балалар янына кунакка Нәүрүз гүзәле килде, ул балалар белән бергә күңел ачты һәм аларны сыйлады.
Балалар шулай ук авыл китапханәчесе Садеева Лилия Әмир кызы үткәргән «Сазлык аша чыгу», «Чылбыр», «Кашыкка йомырка салып йөгерү», «Парлар белән бер аягта сикерү» кебек милли уеннарында катнаштылар. Барлык җиңүчеләргә дә призлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
Чара мәктәп пешекчеләре әзерләгән коймак һәм чәй эчү белән тәмамланды.
Бәйрәм бик күңелле үтте, димәк, тиздән җылы киләчәк!!!
К списку новостей