Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
E-Mail: | matschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 38 |
У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Победитель конкурса Агро-НТИ-2021
Опубликовано: 28.05.2021Агро-НТИ-2021 конкурсы җиңүчесе
20 май көнне Матюшино урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Филиппова Александра АгроНТИ-2021 Бөтенроссия конкурсының региональ этабында катнашты. Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында АгроБио номинациясендә җиңүче булып, Александра Казан аграр университеты базасында узган көндезге этапка чакырылган иде. Конкурс сынаулары барышында укучыларга авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә һәм киләчәк уңышны авырулардан һәм корткычлардан саклауда үз белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтергә кирәк иде. Хәзер үсемлекләрне саклауның биологик алымнары өстенлекле булып тора, шуңа күрә конкурсантлар бу мәсьәләләрдә дә компетентлы булырга тиеш иделәр.
АгроБио номинациясендә барлыгы 50 мәктәп укучысы катнашты. Конкурс шартлары буенча, жюрига конкурсның йомгаклау этабында катнашу өчен алты катнашучыдан торган команда җыярга кирәк иде. Иң яхшы алтылеккә Филиппова Александра да керде.
Александрны җитди конкурста җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә финалда уңышлар телибез!
К списку новостей