• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Верхнеуслонский
  • Школы
  • МБОУ «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының "Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1
Телефон: +7(843)-793-03-56
E-Mail: matschool@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Матюшинская СОШ"
Руководитель: Шарафеева Римма Анваровна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 38
У нас учат: 14

Новостной блок

Призёр Международного конкурса имени А.С. Макаренко.

Опубликовано: 23.11.2020

                 А.С. Макаренко исемендәге Халыкара конкурс призеры.

          XVIII А.С. Макаренко исемендәге Халыкара конкурсның II дәрәҗәдәге  Дипломы белән Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев бүләкләнде. Әлеге конкурска ул агротехнологик профильле урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч һөнәри белем бирүне оештыру буенча эш тәҗрибәсен чагылдыра торган проект тәкъдим итте. Жюри алдында ул доклад белән чыгыш ясады, аның чыгышы мәктәп турында презентация һәм видеофильм белән үрелеп барды.

       18 халыкара Макаренко исемендәге  форум 19-20 ноябрьдә Минин университетында узды. Чара А. С. Макаренко исемендәге конкурсны һәм "Макаренко укулары"н (укулар темасы – "Макаренковедение: казанышлар, проблемалар, практика") үз эченә алган иде.

Форум хәзерге шартларда А.С. Макаренконың педагогик мирасын актуальләштерүгә, тәрбия һәм укыту максатларында белем бирү учреждениеләренең хуҗалык эшчәнлегенең уңышлы тәҗрибәсен, балалар һәм олылар өчен белем бирү производстволарын булдыруга һәм баланың ирекле һәм җәлеп итүче хезмәткә хокукын тормышка ашыруның башка формаларын ачыклауга, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

       Конкурсның оештыручысы һәм инициаторы - «Халык мәгарифе» журналының баш мөхәррире Алексей Михайлович Кушнир.

     Конкурста барлыгы 300 гә якын мәгариф учреждениесе катнашты, нигездә, авыл мәктәпләре, аларның тормыш эшчәнлеге нигезендә танылган педагог А. С. Макаренко идеяләре ята. Макаренко укуларында һәм фәнни-гамәли конференциядә 3000 нән артык мәгариф белгече, мәктәп директорлары, укыту-җитештерү участоклары җитәкчеләре катнашты.

      Катнашучылар игътибарына макаренковед галимнәр һәм педагоглар, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Украина, Беларусь, Италиядән килгән вәкилләр үзләренең докладларын тәкъдим иттеләр.

     150дән артык мәгариф практикасы, шулай ук галимнәр, белгечләр, мәгариф меценатлары «Макаренко медале» – һөнәри һәм иҗтимагый тану билгесе белән бүләкләнде.

      Директор Илдус Шәрәфиевне һәм Матюшино урта мәктәбе коллективын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!



К списку новостей