Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Международный день родного языка в школе
Опубликовано: 25.02.2019Мәктәптә Халыкара туган тел көне
21нче февральдә бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара туган тел көне билгеләп үтә. Әлеге дата тел һәм мәдәниятенең күптөрлелеген тану, аларның чагылышы ирегенә ярдәм итә. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге кебек Матюшино урта мәктәбе коллективы да Туган тел көнен билгеләп үтте. Тел - ул тулы бер сөйкемле һәм тылсымлы дөнья. Ул - халыкның тереклеге, барча байлыгы. Бәйрәм чарасы башлангыч сыйныф укучыларының бөек рус теле турында шигырьләр укуыннан башланды. 5 һәм 7 сыйныф укучылары " Язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләрендә Бөек тел» дигән чара әзерләделәр. Укучылар Анна Андреевна Ахматова, Константин Георгиевич Паустовский, Иван Алексеевич Бунин, Тамара Крюкова, Жюль Верн әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
5-8 һәм башлангыч сыйныф укучылары татар телен, татар шигъриятен белүләрен күрсәттеләр, Халыкара туган тел көнен игълан итү тарихы турында сөйләделәр.
Мондый чаралар укучыларга туган телнең бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләрен күрергә һәм тоярга ярдәм итә, укучылар сөйләмен, хәтерен, игътибарлылыкны үстерә; укучыларның сүзлек запасын баета; аларның күзаллауларын киңәйтә.
К списку новостей












